Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Элвин Грей концертларга 3 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге тыңлаучыларны ничек җәлеп итүе турында сөйләде

Башта җырчыны яшүсмерләр, аннары өлкән буын тыңлый һәм алардан соң гына яшьтәшләре игътибар итә башлый.

Җырчы Радик Юльякшин яки Элвин Грей 3 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге тыңлаучыларны – аудиторияне ничек җәлеп итүе турында уртаклашты. Бу хакта артист Андрей Кузьминга «100% Татарстан" проекты өчен биргән интервьюсында сөйләде.

"Аудитория бик киң. 3 яшьлек балалардан алып, әби-бабайларга кадәр бар. Статистика буенча исә туры аудиториям — 20дән 45 яшькә кадәрге кешеләр. Мин мәктәптән соң яза башлагач, беренче вакытта тыңлаучылар бары кызлар гына иде. Ул чакта интернет юк иде бит, хат яздылар. Радиодан аларны миңа пакетлар белән  алып киләләр иде", - ди Юльякшин.

Озак та үтми Юльякшин «Ашкына гомер» җырын яза, аның ярдәмендә өлкән буынны җәлеп итә һәм аны җитди концертларга чакыра башлыйлар.

Ул дуслар турында, җитди мәхәббәт турында җырлар яза башлый, аннары   18яшьлек һәм аннан өлкәнрәк тыңлаучылар барлыкка килә. Башта яшүсмерләр дә өлкәннәр иде, ә урта буын юк иде», — дип билгеләп үтте җырчы.

Элвин Грей акрынлап урта яшьтәге кешеләр өчен дә контент булдыра башлый.

«Хәзер безнең концертларда 3 яшьтән алып 80 яшькә кадәр кешеләр бар. Яулыклы әбиләр дә, балалар да, урта буын вәкилләре дә», — дип нәтиҗә ясады артист.

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырылачак, видеоверсияне «Татар-информ» МА каналында YouTube да күрергә мөмкин.

«Галстуксыз Андрей Кузьмин белән әңгәмә» программасындагы әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта  да «Татарстан 24» телеканалында да карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса