Әдәбият аша дөньяны тану
Шунысы куанычлы, илебез халкы, барган үзгәрешләргә карамастан, китапка булган мәхәббәтен сүрелдерми, дөньяда иң күп китап укый торган милләт булып кала бирә. Моның шулай икәнлеген әдәби-музыкаль кичәне күркәм итеп алып барган Камил Нарчаев һәм Регина Кәлимуллина дәлилләп тә күрсәттеләр. Тантананы ачып җибәргән шәһәр һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Лена Миңнуллина да...
Шунысы куанычлы, илебез халкы, барган үзгәрешләргә карамастан, китапка булган мәхәббәтен сүрелдерми, дөньяда иң күп китап укый торган милләт булып кала бирә. Моның шулай икәнлеген әдәби-музыкаль кичәне күркәм итеп алып барган Камил Нарчаев һәм Регина Кәлимуллина дәлилләп тә күрсәттеләр. Тантананы ачып җибәргән шәһәр һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Лена Миңнуллина да әлеге фикерне куәт- ләде, галиҗәнап китапның тормышкөнкүрешебездә, җәмгыятьтә тоткан роленең гаять зур булуын ассызыклады, мисаллар белән дә җөпләде. Бүгенге көндә китап белән дуслык, нигездә, өлкән буын вәкилләре арасында көчле. Әлбәттә, техник алгарыш үз эшен эшли: үсеп килүче яшь буын вәкилләре мәгълүматны, га- дәттә, электрон чыганаклардан алырга күнегеп бара. Матур әдәбият әсәрләрен дә шул ук компьютер, планшет, электрон китап һәм башкалардан укуга өстенлек бирәләр. Әмма ничек кенә булмасын, кулга китап алып, аны җентекләп рәхәтләнеп укуга җитми инде ул. Моның шулай икәнлеген яшьләр дә аңлый, һәрхәлдә әдәби-музыкаль кичәгә килеп, әдәбият, китап язмышы турында сөйләшү барышында аларның да актив катнашулары битараф бул- мауларын ачык күрсәтте. 2 нче "Батыр" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрнең, төрле уку йортларыннан килгән шәкертләрнең чыгышлары әлеге инануны тагын да көчәйтте. Аннан соң сәхнәдә сүз алган "Бугульминская газета" мөхәррире урынбасары Рәзилә Шакирова, "Бөгелмә авазы" газетасы мөхәррире Руслан Җәләев, "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Флюра Шәрипова һәм башкалар да китапка мәдхия укыдылар. Нинди генә авыр чакларда да илебез халыкларының китаптан аерылмавын, шул ук вакытта китапның булган кыенлыкларны җиңеп чыгуда тоткан ролен дә ачык чагылдырдылар. Кичәгә килүчеләр белән әдәби викторина уздыру, сорауларга җавап бирүчеләргә бүләккә китаплар тапшыру кызыклы булды. Аннан соң шәһәребез китапханәләре көче белән оештырылган күргәзмәләр дә халыкны җәлеп итте, китапка булган ихтыяҗның кимемәгәнлеген күрсәтте. Шулай итеп, шәһәр һәм районда Әдәбият елы тулы вәкаләткә ия булды. Төкле аягың белән кил дияргә генә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа