Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бәйләм бәйлә – тешең сызламас

Безнең татар халкы хатын-кызлары элек-электән бик тырыш чиста, пөхтә халык буларак билгеле.

Алар вакытлары булганда бәйлиләр, чигәләр, матурлыкка омтылалар.  Әни-әбиләребез кышкы озын кичләрдә аулак өйгә җыелышып, бәйләм бәйләгәннәр. Шунда берсеннән-берсе матуррак, катлаулырак бизәкләр уйлап тапканнар. Осталыкларының серләрен шул тирәдә үк бөтерелеп йөргән яшь-җилкенчәк белән теләп уртаклашканнар. Кызлар, кияүгә чыкканда, үзләренә кирәкле әйберләрне, сөлге чүпләмнәрен, тәрәзә пәрдәләрен һ.б. барысын да үз куллары белән эшләгәннәр, чигеп бизәгәннәр. Үзара  эш тәҗрибәсе белән уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып тора. Алай гына да түгел, кул эшләре җанга рәхәтлек тә бирә бит әле.   

 Аулак өйләр үзенә күрә кул эше — тегү, чигү, бәйләү мәктәбе булып торган. Ул заманнар үтте хәзер, әмма үзең теләгән үрнәкләр буенча бәйләнгән киемне һәркайсыбызның киясе килә.  

“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, – ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Без, үзәк китапханә хезмәткәрләре, шуны истә тотып, милләттәшләребезнең кул эшләре белән танышуны мөһим дип санап, “Алтын куллар” дип аталган чара үткәрергә булдык. Уйнап кына башланган эш бик тә кызыклы булып китте, чөнки шәһәрдәшләребез бихисап кул эшләрен – иҗат җимешләрен алып килгәннәр иде. 

Очрашу барышында милләттәшләребез үзләрнең алып килгән эшләрен тәкъдим итеп, аларның тарихы, эшләү серләре белән таныштырдылар. Алай гына да түгел, белгәннәрен башкалар белән уртаклаштылар да. Мәсәлән, Гөлнур Гөлиева төрле материаллардан эшләнә торган әйберләрне ясап та күрсәтте. Баксаң, юк кына  гап-гади табигый материаллардан менә дигән йорт кирәк-яклары әзерләп була икән. 

Үз кулың белән эшләнгән  әйберләр, гадәттә, модадан чыкмыйлар, киресенчә, алар безнең көндәлек тормышыбызда елдан-ел күбрәк урын ала бара. Җылы, йомшак свитер, күлмәк, итәк, башлык, бияләй үзенең матурлыгы, уңайлылыгы өстенә, бәйләүчегә эстетик ләззәт бирүе белән дә куандыра, чөнки бәйләү – кеше өчен ял итүнең бик файдалы бер ысулы да. 

Кунакларыбыз кул эшләре белән шөгыльләнүнең сәламәтлек өчен зур файда китерүе турында фикер алыштылар. Күпләребез өчен алар яңалык булып тоелгандыр. Мәсәлән, бәйләм бәйләү – теш сызлавын бетерә, ашкайнату системасының эшчәнлегенә, йөрәк-кан тамырларына, умыртка баганасына уңай йогынты ясый, депрессиядән чыгарга ярдәм итә. Чигү – баш авыртудан, колаклар шаулавыннан дәва, күзләрне, баш миен ял иттерә, ябыктыра. Тегү – кан басымын төшерә, арыганлыкны бетерә, стресстан арынырга булыша икән. 

Чараны дәвам итеп һәм төрләндереп, очрашуда төрле бәйгеләр дә оештырылды: “Оста кулларны мактау”, мәсәлән, бик матур килеп чыкты. Җылы сүзләр ишетү һәркемгә рәхәт бит, бигрәк тә – син аңа лаеклы булганда.    

      Очрашуыбыз табын артында бергәләп күңелле итеп, тәмләп чәй эчү белән тәмамланды. Килгән кунакларыбыз әйтүенчә, әлеге чара алар өчен кызыклы да, файдалы да булды. 

      Алтын куллы кешеләребезгә халкыбызның милли сыйфатларын саклап калу һәм дәвам итүләре өчен мең-мең рәхмәтләребезне әйтәбез һәм алар алдында баш иябез. 

Рәмилә ШӘКҮРОВА, үзәк китапханәнең милли бүлек мөдире 

Зилә ДАЕШОВА фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса