Бүген Бөгелмәдә 86нчы театр сезоны ачыла
Мәдәният

Бүген Бөгелмәдә 86нчы театр сезоны ачыла

Театрда “Covid-19”ның таралуына юл куймау өчен барлык чаралар да күрелде.

Алексей Баталов исемендәге драма театры тамашачылар өчен ике премьера әзерләде. Октябрь аенда бөгелмәлеләр һәм шәһәр кунаклары “Хуш, конферансье спектакль-концертын һәм “Уңыш бәйрәмедрамасын карый алалар.

Театр хезмәткәрләре “Covid-19” таралу куркынычын чикләү өчен барысын да эшли: спектакльләргә билетлар залның 75 процентка кадәр тутырылуын исәпкә алып сатыла, ә бүлмәләрдә дезинфекция чаралары кулланып, генераль җыештыру үткәрелгән.

Идәнгә мөмкин булган минималь социаль дистанцияне билгеләү өчен 1,5 метр саен тамга куелган. Бинада антисептикалы дозаторлар урнаштырылган, алардан тамашачылар файдалана ала, ә спектакльләр күрсәткән көннәрдә зал антракттан соң һәм спектакль тәмамланганнан соң дезинфекция чаралары белән эшкәртеләчәк.