Бүген без бәхетле, иртәгә – сез!
Татар мәдәният үзәгендә ике көн дәвамында - 23 һәм 25 ноябрьдә яраткан җырчыбыз Эдуард Гафиятуллинның "Әниләргә мәдхия" дип аталган концерты зур уңыш белән узды. Ишеткәннәрдән: "Бөгелмә авазы"нда белдерү бар: "Эдуард җырлавын сагындыгызмы?" - дип сораганнар. Сагынмый буламы соң, әгәр ай саен шулай концерт куеп тора икән, һәр ай саен сагынып...
Татар мәдәният үзәгендә ике көн дәвамында - 23 һәм 25 ноябрьдә яраткан җырчыбыз Эдуард Гафиятуллинның "Әниләргә мәдхия" дип аталган концерты зур уңыш белән узды.
Ишеткәннәрдән: "Бөгелмә авазы"нда белдерү бар: "Эдуард җырлавын сагындыгызмы?" - дип сораганнар. Сагынмый буламы соң, әгәр ай саен шулай концерт куеп тора икән, һәр ай саен сагынып барыр идем мин аның җырлавын тыңларга..."
Ишеткәннәрдән: "Эдуард концертында булдыгызмы? Ә мин бара алмадым шул, шундый жәл. 8-Март тирәсендә кабат куймасмы әле? Бәлки Димскәйгә барып чыгар бу программасы белән, былтыр шулай иткән иде бит. Бөгелмәдә дә карадым, Димскәйгә барып та карадым узган ел..."
Халык телендә борынгыдан килгән "Моңлы бала бәхетсез була", - дигән сүзләр бар. Ник алай диләр икән? Милләтемнең моңлыдан-моңлы газиз баласы Эдуард Гафиятуллин концертында утырганда, аның җырларына куәт биргән моңлы гармун тавышларын тыңлаганда баштан ахырга чаклы миемдә менә шундый сорау бөтерелде...
Ике көн дәвамында, һава торышының бер җилле-буранлы, бер җепшек-яңгырлы булуына карамастан, алма төшәрлек тә урын калдырмыйча, зал тутырып тамашачы җыю, җырлавыңны шулкадәр яратып алкышлаганнарын ишетү-күрү, җырларыңның һәрбер тамашачы зәвыгына хуш килгәнен, моңыңның алар йөрәгенә-бәгыренә үтеп кергәнен үзең үк тою бәхетсезлек буламыни!? Динебездә җырга, моңга бик сак мөнәсәбәттә булырга кирәклекне истә тотып әйтелгәнме әллә бу сүз? Барыбер килешәсе килми. Аллаһы Тәгаләнең үзе тарафыннан сиңа бирелгән шундый да олы талантны юкка-барга сарыф итмичә, халкың, милләтең файдасына эшләү һәм эшләтү, кешеләрнең күңелен сафландыруга омтылу һәм шуның нәтиҗәсен күреп-тоеп яшәү һич кенә дә бәхетсезлеккә китерер яманлык түгел, ләбаса...
"Әниләргә мәдхия" дип атала иде җырчының бу программасы. Концертның буеннан-буена кызыл җеп булып сузылып барды әнкәйләргә булган ярату, олы хөрмәт хисләре. Чыннан да, теманы тулысынча ачарлык бай, тирән эчтәлекле итеп әзерләгәннәр иде Татар мәдәният үзәге сәнгать осталары бу кичәне. Студент елларымда ук КДУ университетының хор коллективы җитәкчесе, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры хормейстеры, күренекле сәнгать әһеле Ирнис Рәхимуллинның бер фикере хәтеремдә уелып калган: "Талант ул (бу очракта - җырчы тавышы) - энҗе бөртеге, асылташ. Чын-чынлап балкысын, ачылып бетсен һәм матур күренсен өчен асылташны бәрхеткә куярга кирәк". Бу концертта Эдуардның җырларына куәт бирерлек, тәэсирен көчәйтерлек "бәрхет" җирлек бар иде. Үзәкнең театр коллективы репертуарындагы "Әниләр һәм бәбиләр" спектакленнән өзек (Флюра Шәрипова, Фәния Сухова, Гүзәл Медведева), "Кодагыйлар" сәхнә күренеше (Ф. Шәрипова, Ф. Сухова), Илнур Иркәгалиев һәм Фәния Сухова җырлары, Светлана Гусарова җитәкчелегендәге "Васанта" һинд биюләре төркеме чыгышлары - боларның һәрберсе турында тәфсилләп, озаклап, тәмләп язарга мөмкин. Әлбәттә, җырчының тавышын тагын да ачарга, баетырга ярдәм иткән, елмаеп кына торулары белән күңелләрне күтәрүче оста баянчы-гармунчылар Нәҗип Кильдеяров, Назыйм Ногманов, Ринат Сабировлар. Болар барысы да - без белгән, без яраткан, без чыгышларын һәрчак тансыклап көтеп ала торган музыкантларыбыз, артистларыбыз. Шулай булуга карамастан, алар һәрберсе бу кичәдә яңа яктан ачылган кебек тоелды: кичә темасы таләпләренә буйсыныпмы, ничектер, һәрберсенең чыгышы, үз-үзен тотышы үзенә бер нәфис-тыйнак, зәвыклы һәм үзенчәлекле булды. Афәрин аларга!
Ә инде төп темага - Эдуардның җырларына кайтсак, бу юлы әнкәйләргә, туган якка багышланган җырларны да, үзенә генә хас мелизмнары белән башкарып, үзәкләрне өзә торган озын халык көйләрен дә күп әзерләгән иде. Үзем Башкортстан Республикасы белән чиктәш район авылында, иртәнге алтынчы яртыдан ук башкорт радиосы концертын тыңлап үскәнгәдер, Илфак Смаков, Фәрит Бикбулатов репертуарындагы җырларны да башкаруы бигрәкләр дә ошады. Эдуард җырламый, Эдуардның бәгыреннән бер салмаклап, бер ургып ташый-ташый аккан моң сине үзенә ияртә дә чал Агыйдел ярларына, күпне күргән, күпне кичергән Йөрүзән буе далаларына, җилләрдә тибрәлгән кылганнары арасына алып керә, ачы да, татлы да хакыйкать турында мәңгелеккә оран салырлык сүзләрне ташка уеп язар өчен Ачы тау башларына алып менеп китә... Һәркем җырны үзенчә кабул итә, һәркем үзенчә ишетә, һәркем бу үзенчә уза бу юлны, чөнки һәркемнең бу дөньялыкта үз гаме, үз уе, үз карашы һәм, ниһаять, моңсызларның да үз моңы бар. Эдуард җырлары әнә шул "минем колакка аю баскан" дип яшәүчеләрнең дә күңел төпкелендәге моңын, хәсрәтен тартып чыгара, һәркемнең җанын җылыта, бәхетле итә.
...Залда утырган һәрбер кешенең шул эчке моңын тойганга, хәсрәтеннән арындырганга, аларны үз йөрәге аша уздырганга әйттеләр микән соң әллә теге сүзне? Җырчы берәү генә, ә тамашачы әнә зал тулы. Һәр концерт саен шулай. Кешеләрнең моң-зары җыр дигән күпер аша сәхнәгә дә "менми" калмыйдыр. Берәүнең күңеленә җырчының бер җыры, гармунчының бер көе күпер сала, икенчегә - икенчесе. Кемдер пышылдап, кемдер кычкырып әйткән "Рәхмәт!", "Афәрин!" сүзләрен һәркем үз карашына, үз моңына, хәтта, әйтер идем, үз хәсрәтенә "төрә", ләбаса. Моңсызларның да моңын таба алганга, бар кешене дә хәсрәттән арындырырга тырышканга әйткәннәрдер, мөгаен. Шулайдыр ул. Җыр, гармун тавышы тыңлаган күпләрнең күз яше булып мөлдерәп, йөрәктән тәгәрәп төшкән ул хәсрәт һәм дөньяви бәргәләнүләр урынын сафлык биләп ала. Бушанасың, сафланасың, бу фани дөньяның ваклыкларыннан күтәрелә барасың, күңел ачыла, зиһен уяна, яшәү дәрте яңа сулыш ала. Моның нәкъ шулай икәнлеген җырчы олы өмет тамгасы белән ышандыргыч итеп мөһерләп тә куя: "Бүген без бәхетле, иртәгә - сез, якты булсын барыр юлыгыз..."
Әйе, халык әйтсә, хак әйтә, диләр, әмма һәрбер кагыйдәдән дә чыгарма-искәрмәләр була. Бу очрак - шундый искәрмә ул. Безне - йөзләгән-меңләгән кешене бәхетле иткән ҖЫРЧЫ кеше берничек тә бәхетсез була алмый! Әнә ич, кабат-кабат үзе дә өздереп әйтә: "Бүген мин бәхетле, иртәгә - сез", - ди.
Афәрин, Эдуард! Рәхмәт сиңа! Синең өчен горурланып, залда балкып утырган әнкәеңә - Фәүзия ханыма рәхмәт! Аллаһның синдәй олы бүләкне нәкъ менә безгә - Бөгелмә тамашачысына биргәненә мең шөкер. Синең концертта үзен бәхетле иткән һәрбер тамашачың сиңа үзеңә дә ихластан бәхет тели! Сәхнәдә дә, тормышта да.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа