Бөгелмәнең шаяннары һәм тапкырлары
Кызыкмы, әллә юкмы? Бу сорауга җавапны бөгелмәлеләр Техника йортында узган ШТК командалары ярышында эзләде. Бөгелмә лигасының ¼ финал өлешендә катнашырга Бөгелмә генә түгел, ә күрше Әлмәт, Лениногорск шәһәре командалары да мөмкинлек алган. "Бобрята" - Әлмәт кунаклары. Алар Бөгелмә тамашачысының мәхәббәтен инде күптән яуларга өлгергән. Анда катнашучылар - нәни мәктәп укучылары....
Кызыкмы, әллә юкмы? Бу сорауга җавапны бөгелмәлеләр Техника йортында узган ШТК командалары ярышында эзләде. Бөгелмә лигасының ¼ финал өлешендә катнашырга Бөгелмә генә түгел, ә күрше Әлмәт, Лениногорск шәһәре командалары да мөмкинлек алган.
"Бобрята" - Әлмәт кунаклары. Алар Бөгелмә тамашачысының мәхәббәтен инде күптән яуларга өлгергән. Анда катнашучылар - нәни мәктәп укучылары. Зур сәхнәдә тәҗрибәле апа-абыйлар белән көч сынашырга алар бер дә куркып тормады. Өлкәнрәк командаларга караганда, алар акыллы юмор белән шаккатырды тамашачыны.
Юмор осталыгын жюрига тәкъдим итәргә 7 команда килгән. Уен ике өлешкә бүленеп узды. "Сәламләү" бәйгесенә командалар өйдә яхшы әзерләнгән, ә менә жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирү өлешендә кайберәүләр югалып калды. Нәтиҗәдә беренчелеккә "КХТИ командасы" чыкты. Алар белән ярымфиналга шулай ук Әлмәттән "Бобрята", Лениногорск кунаклары "КАИ командасы", бөгелмәлеләр "2 капчык цемент", "Карабодай" һәм "Минем команда" узды. Бу көнне нибары бер генә командага бәхет елмаймады. 1 нче мәктәп укучыларыннан торган "Бугульмоff" төркеме икенче тапкыр гына сәхнәгә менгән, шуңа күрә аларның җиңүләре әле алда.
Ләйсәни БИКБУЛАТОВА.
Альбина Акимова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа