Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бөгелмәлеләргә атналык афиша

АТНА ДӘВАМЫНДА

Я. Гашек музеенда  – “Хатын-кыз күңеле”. Лилия Сафина хезмәтләреннән күргәзмә (Яр Чаллы).  

Татар мәдәният үзәгенең кече залында, 4 марттан – “Чәчәк ат, Ватаным!”. ТР Көньяк-көнчыгыш төбәге хатын-кыз рәссамнары хезмәтләреннән күргәзмә.   

Туган якны өйрәнү музеенда – ТАССРның 100 еллыгына: “ТАССР елларында Бөгелмә тарихы”; “Туган ягым – газиз як”. Фонд күргәзмәләре.   

Техника йортында, 3 марттан – “Солдат анасы йөрәге”. Фотокүргәзмә.  

 5 МАРТТА 

14.00. Үзәк китапханәдә – “Иң зур бәхет – халык мәхәббәте”. Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби чара.  

15.00. Халыклар дуслыгы китапханәсендә – “Син дөньяда бер генә!” Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе.  

14.00. 5нче китапханәдә – “Мартта шундый матур көн бар”. 8нче Март бәйрәменә багышланган уен программасы.  

6 МАРТТА 

16.00. Техника йортында – “Язның иң матур көне”. Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты. 

14.00. Туган якны өйрәнү музеенда – “ТАССР елларында – Бөгелмә тарихы”. Фонд күргәзмәсен ачу.  

10.30. Я. Гашек музее – “Яз бәйрәме белән!” Күңелле музей викторинасы.   

16.00. Татар мәдәният үзәгендә – “Әниемнең җылы кочагы”. “Моңлы кичләр” клубында музыкаль бәйрәм кичәсе.  

8 МАРТТА 

16.00. Татар мәдәният үзәгендә – “РЕТРО” клубы ветераннары өчен ял кичәсе.  

9 МАРТТА 

15.00. Татар мәдәният үзәгендә – “Әни сүзе – иң кадерле сүз”. “Ныклы гаилә” ял көне клубында бәйрәм концерты. 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса