Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бөгелмәгә яз белән сандугач килде...

2 -- 3 март көннәрендә "ТНГ-Групп" җәмгыятенең "Сосновка" ял базасында "Сандугач сайрар илем" дип исемләнгән XIX фестиваль булып узды. Әлеге фестивальне ел саен "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" фонды оештыра. Быел анда кыллы уен коралларында уйнаучыларның осталыгын бәяләделәр. Без дә бу чарадан читтә кала алмадык, уен коралларында гына түгел, ә җан кылларын...

2 -- 3 март көннәрендә "ТНГ-Групп" җәмгыятенең "Сосновка" ял базасында "Сандугач сайрар илем" дип исемләнгән XIX фестиваль булып узды. Әлеге фестивальне ел саен "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" фонды оештыра. Быел анда кыллы уен коралларында уйнаучыларның осталыгын бәяләделәр. Без дә бу чарадан читтә кала алмадык, уен коралларында гына түгел, ә җан кылларын тибрәтә белүчеләр белән күрешеп, танышып кайттык. Алар бирегә республиканың 8 шәһәреннән: Бөгелмә, Зәй, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Түбән Кама, Лениногорск һәм Нурлаттан җыелган. Барлыгы уен коралларында уйнаучы 90нан артык кеше катнашты. Балалар арасында музыка мәктәбендә укучылар да, аны тәмамлаучылар да бар иде.

"Сандугач сайрар илем" фестивален "Рухият" фонды директоры Флюра Шәйхетдинова ачып җибәрде. "Безнең бәйгедә җиңүчеләр киләчәктә консерватория студентларына әйләнә, Россия һәм Халыкара дәрәҗәдәге призер исемен яулаучылар булып китәләр. Быел фестивальгә 19 ел тула. Инде унтугызынчы тапкыр без яшь татарстанлыларга киләчәк ишеген ачабыз. Ә скрипкада уйный белүчеләр алар мәдәният өлкәсенең зыялыларыбулып тора", -- диде, ул һәм фестивальгә килүчеләрне тәбрикләде.

Жюри рәисе, Петр Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе доценты, Пекин консерваториясе почетлы профессоры Кирилл Родин традиция буенча фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләде һәм үзе дә виолончельдә Петр Чайковскийның "Испан серенадасы"н уйнап күрсәтте. Шул рәвешле, фестивальгә старт бирелде.

Фестивальдә катнашучылар өчен бердәм таләпләр куелган. Беренчедән, алар яңа программа тәкъдим итәргә тиеш, икенчедән, башкарылган әсәрләрнең уйнаучылар яшенә туры килүе мөһим булып тора. Жюри әгъзалары балаларның уйнау техникасына, репертуарына, сценарий буенча куелган образга туры килүен, артистлыгын җентекләп күзәтте.

Әлмәт шәһәреннән килгән "Созвучие" скрипкачылар ансамбле кызлары "Рухият" фонды оештырган фестивальдә ел саен катнаша. Берничә тапкыр Гран-при да яулаганнар. Ансамбльгә бишенче елын йөрүче Альбина Усманова сүзләренә караганда, мондый фестивальләр ансамбль өчен файдага гына. "Биредә зур тәҗрибә туплыйбыз. Фестивальдә уздырылган мастер-класслар гына да ни тора. Хәзер ансамблебезне Россиядә генә түгел, ә Чехиядә дә, Германиядә дә яхшы беләләр", -- ди ул горурланып.

Бөгелмәнең "Радость" триосы әлеге бәйгедә икенче тапкыр катнаша икән. "Конкурс программасы үз эченә сәхнәдә чыгыш ясауны гына алмаган, биредә балалар мастер-классларда катнаша, "түгәрәк өстәл" артында республиканың иң яхшы педагоглары белән аралаша ала. Моннан тыш, алар рәхәтләнеп күңел дә ача. Моның өчен "Сосновка" ял базасында барлык уңайлыклар бар. Балалар чанада, тимераякта, чаңгыда шуды, дискотекада биеде. Көненә өч тапкыр ашау да каралган иде. Оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез", -- диде аның җитәкчесе Вероника Мәгъсүмова.

Фестивальнең беренче көнендә балалар үзара көч сынашты, ә икенче көнне мастер-классларда катнашты. Виолончельдә уйнаучы түбәнкамалы Алексей Петрушкинга бәхет елмайды. Аңа дәресне Петр Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе доценты, Пекин консерваториясенең почетлы профессоры Кирилл Родин шәхсән үзе бирде. Остаз, Алексей уйнавын үрнәк итеп куеп, балаларга бармак башыннан чыккан импульсларны "тотып алу" серләрен, башның һәм тәннең бөгелү градусын чамалауны, кулны дулкын рәвешендә тибрәндерә белү төшенчәләрен аңлатты. "Балалар, шуны аңлагыз, сез, сәхнәгә чыккач, укучылар түгел инде, сез - артистлар. Биредә үзегезнең җаныгызны ачып салырга өйрәнергә тиешсез. Шул вакытта гына музыканың һөнәр түгел, ә җан тарткан шөгыль булуын аңлаячаксыз. Музыка ул -- дөньяда иң камил телләрнең берсе. Аңа лаек булырга кирәк!" - диде ул.

Котлау тантанасы "ТНГ-Групп" җәмгыятенең "Сосновка" ял базасының актлар залында узды. Анда классик музыкага гашыйкларны 1, 2, 3 нче дәрәҗә лауреат Дипломнары белән бүләкләделәр, дипломантларны билгеләделәр. Быел "Сандугач сайрар илем" XIX фестиваленең Гран-приена Азнакай кызы Ләйсән Ханнанова лаек булды.

"Рухият" фонды директоры Флюра Шәйхетдинова сүзләренә караганда, фестивальдә җиңүчеләр Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә узачак гала-концертта чыгыш ясаячак. Моннан тыш, алар өчен сюрприз да әзерләнгән. Балалар Владимир Спиваков исемендәге милли филармония оркестры чыгышы белән ләззәтләнә алачак. Алар да гала-концертта чыгыш ясарга җыена икән.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса