Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бөгелмәдә «Йолдызлар-иртәгәсе көннән» гала-концерты узачак

Татарстанның биш шәһәре «Йолдызлар – иртәгәсе көннән» программасының концерт турына керде. Гала-концертлар Бөгелмә, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Буа шәһәрләрендә 8-18 сентябрь көннәрендә узачак. Анда бөтен Татарстаннан яшь музыкантлар катнашачак.

«Йолдызлариртәгәсе көннән» проекты инде биш ел Казанда зур уңыш белән уза. Быел Татарстан Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән ул яшь музыкантлар өчен республика иҗади программасы статусын алды», дип сөйләде проект җитәкчесе һәм La Primavera Казан камера оркестрының баш дирижеры Рөстәм Абязов.

Татарстанның халык артисты республиканың балалар музыка мәктәпләре һәм музыка көллиятләрендә тәрбияләнүчеләрне шәхсән үзе тыңлады. Күбесе солист буларак La Primavera оркестры белән сәхнәгә чыгарга тиеш иде. Тик гала-концертларны пандемиясе белән бәйле чикләүләр һәм тыюлар аркасында күчерергә туры килде.

«Пандемия планнарны җитди бозды, әмма без вакытны бушка уздырмадык. Балалар өйдә шөгыльләнделәр, ә мин үзем исә изоляция вакытында «Йолдызлар – иртәгәсе көннән» концертының музыкаль тематикасы өстендә эшләдем.

«Минемчә, бик кызыклы программа килеп чыкты», – дип билгеләп үтте Абязов.

Татарстан шәһәрләрендә концертлар тамашачылар катнашыннан башка узачак һәм La Primavera оркестрының YouTube каналында трансляцияләнәчәк. Ә 28 сентябрьдә финалистлар Казан шәһәрендә җыелачак. Алар катнашында башкалабызда  әлеге программаның йомгаклай концерты узачак.  

«Программа яшь музыкантларга һәм аларның мөгалимнәренә ярдәм итәргә, аларга академия музыкасы өлкәсендә үсәргә, камилләшергә һәм җиңүләргә ирешергә этәргеч бирергә тиеш. Без аларга оркестр белән бергә зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеге бирәбез. Ә аннары аларның уңышларын һичшиксез күзәтәбез», – дип билгеләп үтте проект җитәкчесе.

Биш ел эчендә «Йолдызлар – иртәгәсе көннән» программасында Казанның балалар музыка мәктәпләреннән һәм иҗат коллективларыннан 700дән артык сәләтле бала катнашты. Алар арасында Дельфия уеннары призерлары, «Җырлый торган йолдыз» федераль программасында катнашучылар, «Новая волна», «Голос», «Синяя птица», «Лучше всех», «Добрая волна» проектлары, «Яңа исемнәр» фонды стипендиатлары, халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреатлары бар иде.

ТРАНСЛЯЦИЯЛӘР ӨЧЕН СЫЛТАМАЛАР:

Бөгелмә: https://youtu.be/6pPnkzXLgy4

Әлмәт: https://youtu.be/vr4fBKp4lD4

Яр Чаллы: https://youtu.be/0vRmRXrM1uM

Түбән Кама: https://youtu.be/v3Gx1fShV8c

Буа: https://youtu.be/rd8eQSmi2jI

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса