Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бөгелмәдә Тукайга багышланган чаралар дәвам итә

Рәхмәт Тукай абый туган телем өчен Илдә кояш, җирдә кояш, Йөздә кояш , күздә кояш. Көндәгечә көлә кояш, Әмма бүген үзгә кояш! Чынлап та, бүген кояш аеруча елмая кебек. Ни өчент? - дисәгез, бүген 27 нче "Алтын ачкыч" балалар бакчасында (мөдире Карпова Г.П) "Туган тел" көне, Тукай бәйрәме булып узды....

Рәхмәт Тукай абый туган телем өчен

Илдә кояш, җирдә кояш,

Йөздә кояш , күздә кояш.

Көндәгечә көлә кояш,

Әмма бүген үзгә кояш!

Чынлап та, бүген кояш аеруча елмая кебек. Ни өчент? - дисәгез, бүген 27 нче "Алтын ачкыч" балалар бакчасында (мөдире Карпова Г.П) "Туган тел" көне, Тукай бәйрәме булып узды. Балалар бәйрәмгә күптән әзерләнә башлады. Габдулла Тукайның "Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән сарык" һәм башка әсәрләрен өйрәнде, аеруча күңелләренә сеңеп калган эпизодларны балалар рәсемгә төшерде. Соңыннан алардан күргәзмә оештырылды. Бакчабызда тәрбияләнүче нәниләргә Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар күрсәтелде. Тәрбиячеләр Эльвира Маратовна, Наилә Шугаиповна, музыка җитәкчеләре зур музыкаль тамаша әзерләде. Бәйрәмгә килгән балалар җырлар, күңелле биюләр, матур-матур шигырьләр башкарды, әсәрләрен сәхнәләштерде. Әкият геройлары, Су анасы белән Шүрәле тамашаны тагын да җанландырып җибәрде.

Бу чара, һичшиксез яшь буынның олуг Тукаебызга чиксез мәхәбәтен, тирән ихтирамын белдерү булып тора.

Сания Тахаува

27 нче балалар бакчасының

татар теле тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса