Бөгелмәдә шагыйрә Шәмсия Җиһангирова булып китте
Бөгелмә үзәк китапханәсендә танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды. Очрашу ихлас әңгәмә рәвешендә узды, танылган шагыйрә үзенең тормыш юлы, шигърияте турында сөйләде, фәлсәфәсе белән уртаклашты. Эчкерсез барган сөйләшү бер тында үтте дә китте. Кызыклы очрашуны үзәк китапханә хезмәткәре Айсылу Нуретдинова алып барды. Шагыйрәнең тәрҗемәи хәле белән таныштырды. Шәмсия Гатуф...
Бөгелмә үзәк китапханәсендә танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды. Очрашу ихлас әңгәмә рәвешендә узды, танылган шагыйрә үзенең тормыш юлы, шигърияте турында сөйләде, фәлсәфәсе белән уртаклашты. Эчкерсез барган сөйләшү бер тында үтте дә китте.
Кызыклы очрашуны үзәк китапханә хезмәткәре Айсылу Нуретдинова алып барды. Шагыйрәнең тәрҗемәи хәле белән таныштырды. Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова 1951 елның 28 февралендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Баек авылында туган. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә, урта белемне Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә алган (бүгенге көндә данлыклы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе. Авт.). 1969 - 1974 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Университетны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятына эшкә килә.
Ш. Җиһангирова башка бик күпләр кебек бик яшьли каләм тибрәтә башлый. Матбугатта Муса Җәлилгә багышланган беренче шигыре Мөслим район газетасы "Авыл утлары"нда 1966 елда дөнья күрә. Казанда интернат-мәктәптә укыганда инде балалар өчен язган шигырьләре республика газеталарында да басыла. Ә студент тормышы булачак шагыйрәне, чын мәгънәсендә, әдәбият-сәнгать кочагына суырып ала. "Төсле моң" җыентыгы, "Яшел гармун" повесте, балалар өчен шигырьләре тупланган "Балачак кая китә?" җыентыгы һәм лирик шигырьләрен, җырларын эченә алган "Ни өчендер безнең язмыш шундый", "Җирсү" исемле күләмле китаплары дөнья күрә. "Җирсү" җыентыгы, елның иң күп укылган китабы буларак, 2002 елда I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнә.
Чара барышында көтелмәгән очрашулар да булды. Мәсәлән, заманында Казанда интернат-мәктәптә бергә укыган, бүгенге көндә Бөгелмәдә яшәүче Нурания Закирова белән шулай булды. Кочаклашып күрештеләр, күз яшьләрсез дә булмады...
Шәмсия Җиһангирова - нечкә хисле шагыйрә. Аның лирик яңгырашлы, халык җырларына хас эчке моң-сагыш белән өретелгән шигырьләренә бик күп үзешчән һәм профессионал композиторлар тарафыннан көйләр язылган. Очрашуда аларның кайберләрен яңгыраттылар. Техника йорты артистлары Людмила һәм Ришат Габдрахмановлар, Әлфия Нурмөхәммәтова чараны музыкаль яктан бизәделәр, тамашачы күңеленә хуш килгән җырлар башкардылар. Әлеге уңайдан шуны да әйтергә кирәк, Шәмсия ханым үзе дә бик матур җырлый икән. Аның җырлавын да тамашачы көчле алкышларга күмде.
Очрашу сорауларга җаваплдар рәвешендә барды. Танылган шагыйрә милләт турында уйланулары, аның киләчәге турында күзаллаулары белән дә уртаклашты.
Үз чиратында, быел Шәмсия Җиһангирова Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге премиясенә кандидат итеп күрсәтелде. Тиздән - бөек шагыйрьнең туган көнендә әлеге премия ияләре игълан ителәчәк. Милләтебез кызы булган Шәмсия Җиһангировага бу уңайдан уңышлар телибез һәм киләчәк иҗатында укучыларын яңа әсәрләре шатландырыр дип ышанып калабыз.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа