Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бөгелмәдә Мәүлид бәйрәме узды

10 гыйнвар көне "Дуслык ветераннар клубы" әгьзалары Татар мәдәният үзәгендә Мәүлид бәйрәмен олылап, зурлап уздырдылар. Мәулид бәйрәме- сөекле Мөхәммәт пәйгамберебезнең (аңа Аллаһының рәхмәте вә сәламе булса иде)туган көнен билгеләп үтү һәм шул уңайдан мөселманнарны Мөхәммәд өммәте итеп яратканы өчен шатлану, аңа салават әйтү һәм игелекләр кылу бәйрәме бит ул! Чәчкә...

 

10 гыйнвар көне "Дуслык ветераннар клубы" әгьзалары Татар мәдәният үзәгендә Мәүлид бәйрәмен олылап, зурлап уздырдылар.

Мәулид бәйрәме- сөекле Мөхәммәт пәйгамберебезнең (аңа Аллаһының рәхмәте вә сәламе булса иде)туган көнен билгеләп үтү һәм шул уңайдан мөселманнарны Мөхәммәд өммәте итеп яратканы өчен шатлану, аңа салават әйтү һәм игелекләр кылу бәйрәме бит ул!

Чәчкә Миргасим кызы җитәкләгән "Мирас" халык фольклор ансамбле бик матур итеп пәйгәмбәребезнең анасына багышлап мөнәҗәт әйттеләр:

Эминә ханым Мөхәммәт анасы,

Туды ул анадан энҗедәй баласы.

Ул рабигул әүвәл аенда иде,

12 - нче көне дүшәмбе иде.

Туды шул сәгатьтә ул солтаный зат

Нурга килде җиһан һәм тирә-як.

Аннан соң Чәчкә ханым Сәлимова Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышын-эшчәнлеген бәян итте. Аның рухына багышлан корьән укыды, дога кылынды.

Бәйрәм өстәле бик мулдан әзерләнгән, "Дуслык"ның дустәнә апалары бик әзерләнгәннәр. (Кучтәнәчләрен Ходай сәдакадан кабул итсен!) Бәйрәм -чәйдән соң да дәвам итте.

Ф.А.Шарипова

Татар мәдәният үзәге.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса