Бөгелмәдә "Илгизәр+Вера" спектаклен куйдылар
Сәхнәгә чыгып, халык алдында, милләтнең, диннең төшен-үзәген ачып күрсәтер өчен артист халкы нинди генә кыяфәткә керми... Бөгелмәнең иң абруйлы җырчысы, иң матур егет - Эдуард Гафиятуллин, әнә иҗат иткән образында нинди кыяфәткә кереп, нинди түбәнсетүләргә чыдап, барыбер үзенең күңелендәге сүзен - йөрәк яра итеп йөрткән моң, дин, әдәп югалмаска тиеш...
Сәхнәгә чыгып, халык алдында, милләтнең, диннең төшен-үзәген ачып күрсәтер өчен артист халкы нинди генә кыяфәткә керми...
Бөгелмәнең иң абруйлы җырчысы, иң матур егет - Эдуард Гафиятуллин, әнә иҗат иткән образында нинди кыяфәткә кереп, нинди түбәнсетүләргә чыдап, барыбер үзенең күңелендәге сүзен - йөрәк яра итеп йөрткән моң, дин, әдәп югалмаска тиеш дигән фикерен төрле юллар белән әйтергә тырыша. Һәм кыйналып, сугылып, мәсхәрәләүләргә түзеп, үпкәләмичә, һаман да үз сүзен әйтә килә, үз җырын суза. Менә кайда ул батырлык!
Илгизәрнең әнисе - Дания (Фәния Сухова уйный) тирән уйламыйча гына улының күрше кызы Верага өйләнүенә бик теләп риза булса да, соңыннан, инде бала тугач, ике дин көрәшә башлагач, бик аңлый да... әмма соң була. Ачыргаланулар, үкенүләр, куркулар... Ә бит килен кеше дә үзенчә хаклы, аның - үз дине, үз тәресе дигәндәй... Безнең - үзебезнең дин.
Гасырлардан-гасырларга сакланып килгән ул, күпме авырлыклар күреп тә, югалмаган, саклап кала алганнар аны... Ни кызганыч, безнең буын, безнең балалар, ахыргы нәтиҗәләр турында бөтенләй уйланып тормыйча, тиз генә кушыла башлады. Ләкин... монда балалар гына гаепле түгел бит. Элек-электән килгән ассимиляция процессы дәвам итә. Бергә яши алганнар ике як та я бик акыллы, я дин тотмаучылар буладыр, мөгаен. Безгә Аллаһыдан ике юл бирелгән. Дөрес сайларга һәм сайлаган юлдан туры барырга кирәк бит. Шуңа күрә дә безнең әбиләр, әниләр ике дин кушылудан бик курка иделәр.
Күренекле әдип Туфан Миңнуллин үзенең пьесасында шушы катлаулы мәсьәләне күтәргән. Ә безнең Бөгелмә артистлары ничек кирәк, аны нәкъ шулай халыкка җиткерделәр. Әлеге спектакльне сәхнәгә куйган режиссер Флюра Шәриповага рәхмәт дими, ни дисең! Афәрин! Ул куйган спектакль, сайлаган артистлары һәрвакыт уңышлы чыгыш ясыйлар. Иң беренче "Әниләр һәм бәбиләр", "Йөрәк маем", "Миңлекамал" һәм башка бик күп спектакльләр дә югары зәвыкта уйналды. Киләчәктә дә шулай булыр, безне - тамашачыларны Татар мәдәният үзәге халык театры яңа спектакльләре белән сөендерер дип ышанып калабыз.
Сезгә уңышлар теләп, театр яратучы Бәдъянчәчәк КӘБИРОВА.
Бөгелмә шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа