Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бөгелмәдә геофизиклар сәхнә осталыгын күрсәтә

Матур һәм көтеп алынган традиция буенча ел саен "Татнефть" ААҖ структур подразделениеләре ярдәмче предприятиеләре һәм сервис идарәче компанияләре коллективлары үзешчән сәнгать смотр концертында чыгыш ясыйлар. Быел әлеге тантана Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелде. Бөгелмәдә узган зональ турда Лениногорск, Баулы, Азнакай, Җәлил һәм Бөгелмә үзешчәннәре - барлыгы 9 команда үз...

Матур һәм көтеп алынган традиция буенча ел саен "Татнефть" ААҖ структур подразделениеләре ярдәмче предприятиеләре һәм сервис идарәче компанияләре коллективлары үзешчән сәнгать смотр концертында чыгыш ясыйлар. Быел әлеге тантана Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелде. Бөгелмәдә узган зональ турда Лениногорск, Баулы, Азнакай, Җәлил һәм Бөгелмә үзешчәннәре - барлыгы 9 команда үз осталыкларын күрсәтте.
"Җиңү китергән йөзләр" дип аталган әдәби-хореографик композиция белән башлады үз чыгышын "ТНГ-Групп" җәмгыяте үзешчән командасы. Шушы йөзләрдә - Җиңү хакына үз гомерләрен дә кызганмыйча, сугыш кырымы ул, тылмы, бар ил бер йодрыктай көч куйган йөзләрдә ул чорның тарихы чагыла. Тамчыдан күл җыелган кебек, Җиңүдә дә йөзләпмеңләп түгел, ә миллионлапмиллионлап тупланган йөзләрдән тора. Әлеге дәһшәтле елларның шаһиты булган "ТНГ-Групп" ветераннарының сәхнәгә күтәрелеп, вальс әйләнүе күңелләрне тетрәндереп җибәрде. Ә Люция Савельеваның М. Ножкинның "Исемсез биеклектә" ("На безымянной высоте") әсәрен сөйләве, җыр урыннарында баян уйнавы астында йөрәкләрне өзеп көйләве тамашачыларның гына түгел, жюри әгъзаларының да күзләренә яшь килүгә сәбәпче булды. Үзешчән сәнгать концертының жюри рәисе, "Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты рәисе урынбасары Эльмира Газизова да журналистлар белән әңгәмә вакытында "ТНГ-Групп" коллективының, һәр елдагыча, матур чыгыш ясавын әйтте: "Бигрәк тә мондый чараларда ветераннарның катнашуы әһәмиятле. Бүген дә менә аларның чыгышыннан күңелләребез тулып, күзләребез мөлдерәмә утырдык, - ди ул. - Гомумән, шушындый смотр концертлары ул һәрвакыт көтеп алына. Фән һәм җитештерү өлкәсе кешеләре булуына карамастан, безнең хезмәткәрләргә зур рухи байлык, иҗади эзләнүләр хас". Э. Газизова шулай ук "ТНГ-Групп" компаниясенең һәр ел яңа хезмәткәрләрен тәкъдим итүен һәм шул ук вакытта югары дәрәҗәгә тугры калуын искәртте.
Татар, рус, мордва, казак халыкларының җыр сәнгате үрнәкләрен үз эченә сыйдырган концерт программасында зал тутырып башкарылган фольклор ансамбле чыгышы ("Загулял казак" җыры) үзенең гайрәтлелеге белән истә калды. Алсу Галләмова "Күз нурым"ны җырлаганда тамашачыларның күз нуры нәкъ Алсу үзе иде. Әйтерсең, ул бөтенләй дә "ТНГ-Ленское" җәмгыяте топографы түгел, ә башкаладан килгән супер-йолдыз! "Гади генә бер тарих" дип исемләнгән дәртле бию, күңелне җилкетеп, тамашачыларга гади булмаган кәеф бүләк итте.
Без булмасак, кем соң? Шушы сүзләрне әйтеп, әби-бабаларыбыз 1941 елны, 42не, 43не, 44не уздырган. Һәм, ниһаять, 1945 елның ямьле язы Җиңү шатлыгын алып килгән. Инде бүген дә шул ук сүзләр яңгырый: без булмасак, кем соң әлеге буынны хөрмәтли, тарихыбызның канкойгыч битләрен хәтеребездә яңартып, аны яшь буынга тапшыра? Вакыт аралыгы ягыннан бик кечкенә булса да, мәгънәви яктан зур көчкә ия әлеге концерт программасы да "Без булмасак, кем соң..." финал композициясе белән тәмамланды.
25 апрель көнне Әлмәтнең "Нефтьче" мәдәният сараенда узачак гала-концертта "ТНГ-Групп" ҖЧҖ коллективы да катнашачак. Җәмгыятьнең үзешчән сәнгать концертын оештыручылар, һәр елдагыча, "ТНГ-Групп" чыгышының башлам өлеше әлеге зур концертны ачып җибәрер дип өметләнә. Без исә барлык артистларга да иҗади һәм һөнәри уңышлар телибез.
Фоторепортажны биредә карагыз:
http://www.bugulma-tat.ru/tt/component/k2/item/3096-tng-grupp-җchҗ-hezmәtkәrlәre-tatneft-aaҗ-struktur-podrazdelenielәre-kollektivlaryinyiң-үzeshchәn-sәngat-smotr-kontsertyinda-chyigyish-yasadyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса