Бөгелмә Яшьләр көнен музыкантлар чыгышы, буяулар фестивале һәм күбекле дискотека белән билгеләп үтәчәк
Бөгелмәдә Яшьләр көненә багышланган чаралар узачак
29 июньдә сәгать 10нан Кызыл Армия урамындагы Мәдәният һәм ял паркында стритбол буенча традицион ярышлар узачак.
Төп тантаналарны үткәрү урыны - балалар паркы. Биредә 17.00 сәгатьтә «Summer time» балалар программасы һәм буяулар фестивале старт ала. 18.00 сәгатьтә программада җырчы Рамил Габитов һәм «Миллениум күпере»төркеме катнашында башланачак.
Казан шәһәре, «Роли» кавер-төркеме гадәттән тыш дәртле тамаша вәгъдә итә. Аның чыгышы 19.00 сәгатьтә башлана. Алга таба бәйрәм программасы сәгать 20.00 дә күбекле дискотека белән дәвам ителәчәк.
Яшьләр көнен бергәләп билгеләп үтәргә чакырабыз!
Мэрия матбугат хезмәте материалы һәм фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа