Бөгелмә районының Татар Димскәе авылында "Авылым моңнары" кичәсе узды
20 май көнне Татар Димскәе мәдәният йортында "Авылым моңнары" дип исемләнгән йомгаклау концерты үтте. Безнең мәдәният йорты халык традицияләрен саклап калуда, аларны түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерүдә үзеннән гаять зур өлеш кертә. Озак еллар эшләп килүче "Чишмә" фольклор коллективы һәрбер чарада актив катнаша. Йомгаклау концертында әлеге коллектив халкыбызның "Орчык өмәсе" дигән...
20 май көнне Татар Димскәе мәдәният йортында "Авылым моңнары" дип исемләнгән йомгаклау концерты үтте.
Безнең мәдәният йорты халык традицияләрен саклап калуда, аларны түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерүдә үзеннән гаять зур өлеш кертә. Озак еллар эшләп килүче "Чишмә" фольклор коллективы һәрбер чарада актив катнаша. Йомгаклау концертында әлеге коллектив халкыбызның "Орчык өмәсе" дигән йоласын күрсәтте. Бу йоланың көз көне беренче кар төшкәч үткәрелүе, өмәдә сарык йонын язу, эрләү, йомгакка чорнау кебек эшләр башкарылуы, эш барышы уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барылуы һәм соңыннан өмәгә килүчеләрне мичтә пешкән ризыклар белән сыйлау күренешләре тәкъдим ителде. Шулай ук концерта, Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап, Фәридә Хәйбуллинаның "Ана догасы" шигырен сөйләве, район күләмендәге җыр конкурсларында алдынгы урыннарны алган Минира Ишмиева, Илнур Иркәгалиев, Нәсимә Шәйхуллиналар үзләренең җырлары белән тамашачыларның күңелләренә хуш килде. Төрле чараларда актив катнашучы Римма Низамованың моңлы тавышы һәркемне дә әсир итте. Юлия Гайнуллина, Сабина Гафорова, беренче тапкыр сәхнәбезгә аяк баскан биючебез Ләйлә Фәйзуллиналарның дәртле биюләре көчле алкышларга күмелде. Мөслимә Рәхмәтуллина, Рафаэль Шәйхуллин белән Зелера Камалиевалар уйнаган сәхнә күренешләрен халык бик җылы кабул итте.
Концертыбызда катнашкан үзешчәннәребезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз һәм бергә эшләргә язсын иде дибез.
Гөлнара РӘХИМОВА,
Татар Димскәе авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа