Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бөгелмә егетләре сынатмыйлар

Бәйрәм бүген, бәйрәм! - диеп, Бар дөнья балкып торсын. Әти бәйрәме икәнне Әни дә белеп торсын, Әни дә көлеп торсын. Бүген бәйрәм көнендә Әтиләрне котлыйбыз. Шатлык, бәхет, сәламәтлек Һәммәгезгә телибез, - дип яза Зәкия Туфайлова үзенең "Әти дә көлеп торсын" шигырендә. Чыннан да, ир-егетләр, әтиләр бәйрәме шул ул - Ватанны...

Бәйрәм бүген, бәйрәм! - диеп,

Бар дөнья балкып торсын.

Әти бәйрәме икәнне

Әни дә белеп торсын,

Әни дә көлеп торсын.

Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез,

- дип яза Зәкия Туфайлова үзенең "Әти дә көлеп торсын" шигырендә. Чыннан да, ир-егетләр, әтиләр бәйрәме шул ул - Ватанны саклаучылар көне.

Инде матур традициягә әверелде, елның-елында Татар мәдәният үзәгендә "Егет солтаны" дип исемләнгән бәйге үткәрелә. Анда мәктәпләрдә белем алучы югары сыйныф укучылары катнашып, үзара көч сынаша. Быел әлеге күркәм чара 20 февраль көнне узды.

Чараны алып баручы Эдуард Гафиятуллин бәйгенең шартларын җиткерде. Аннан соң жюри әгъзалары белән таныштырды: Руслан Җәләев, Фаил Закиров, Фәүзия Мәхмүтова, Лилия Кәримова һәм "Егет солтаны" конкурсының авторы, режиссеры, сценарийлары авторы Флюра Шәрипова иде алар. Шуннан егетләр беренче биремне үтәргә керештеләр. Бирем "Таныш булыйк" дип исемләнеп, ярышучылар тулы һәм кызыклы итеп үзләрен, гаиләләрен, укыган мәктәпләрен, хоббиларын тамашачыга тәкъдир итәргә тиеш булдылар. Конкурста катнашкан җиде егет тә бу биремне уңышлы башкарып чыкты. Икенче өлештә исә егетләр автомат сүтеп-җыюда ярыштылар. Монысында инде балларның күбрәге әлеге коралны кем тизрәк сүтеп җыйган, шуңа куелды. Аннан соң егетләр иҗади осталыкларын тәкъдим иттеләр: кайсы җырлады, кайсы биеде, музыка уен коралларында уйнады, кем нәрсәгә маһир, шуны күрсәтте. Дүртенче номинациядә Ватан тарихыннан сораулар бирелде, аларга дөрес җавап тапканнарга баллар өстәлә барды. Шулай итеп, мавыктыргыч бәйге узды да китте.

Әлеге бәйге елдан-ел күркәмрәк була бара. Бу аңлашыла да, беренчедән, бәйге инде традициягә әверелде, дәрәҗәсе үсте. Анда үз көчен сынап караган, катнашкан егетләрнең күбесе бүгенге көндә тормышта үз урыннарын таптылар, уңышлы гына эшчәнлек алып баралар, көн күрәләр. Монда аларга бәйгедә көндәшлеккә өйрәнү дә, нинди генә авырлыклар булганда да, югалып калмаска кирәклеге дә ярдәм итәдер, шәт. Аннан соң бу бәйге, әлбәттә, лидер булырга да өйрәтә. Шуңа күрә әлеге мәктәпне үткән, быелгы бәйгедә катнашкан егетләр дә уңышлы булырлар дип ышанасы килә. Хәер, моңа шик тә юк, чөнки аларның чыгышлары ачык дәлил булып тора.

Бәйге йомгаклары исә түбәндәгечә: Әмир Галиев - "Иң сөйкемле егет" (2 нче лицей), Олугбәк Рәҗапов - "Итагатьле егет" (11 нче мәктәп), Сәгыйть Фәткуллин - "Баһадир егет" (3 нче мәктәп), Рөстәм Кәлимуллин - "Милли егет" (14 нче татар гимназиясе), Тәлгать Зиннуров - "Талант иясе" (лицей-интернат), Ришат Галиуллин - "Милләтпәрвәр" (16 нчы мәктәп) һәм "Егет солтаны" булып 1 нче мәктәптән Алмаз Әхмәров танылды.

Ярышта катнашучыларга Дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса