Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бөгелмә Драма театры коллективы ялга китте

Һәм бу бик үк гадәти хәл түгел. Кагыйдә буларак, иҗади сезон җәй урталарында гына тәмамлана, әмма бу ел Бөгелмә актерлары өчен үзенчәлекле булды.

ИКЕ АЙ ИЗОЛЯЦИЯ

Ел саен 1 июньдә иң төп тамашачыларбалалар. Алар җәйге кампания өчен әзерләнә торган тамашаны беренче булып карый. Гадәттә, әкиятне Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы сәламәтләндерү лагерьларында күрсәтәләр.Тик быел инде ике айдан артык үз-үзеңне изоляцияләү режимы бара.

Хәер, бу шартларда да актерлар вакытны әрәм итмәделәр, үзләре өчен яңа эш форматын – онлайн-укулар ачтылар. Конференцэлемтә аша алар үз өйләрендә   пьесалар, рольләр укыдылар, геройлар гамәлләренең мотивларын анализладылар, шәхси гардеробтан һәм өйдәге мөмкинлекләрдән костюмнар сайладылар. Соңрак ЮТУБ каналында әлеге хезмәтнең – йомгаклау укуының язмасын барлык теләүчеләр дә карый алды. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгы, 9 Май – Җиңү бәйрәме, Туган тел көне һәм Халыкара балаларны яклау көне дә видеороликлар ясау, бәйрәм итү өчен сәбәп булды.

САФЛАР ИШӘЯ

Драма театры хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Театр көнен үз фатирларында үткәрде. Бөтен кешене берләштергән иң яхшы яңалык – Татарстан Президентының бөгелмәлеләр Рөстәм Рафат улы Файздрахмановка һәм Роман Алексеевич Никитинга “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирү турындагы Указга кул куюы булды.

РЕЖИССЕР ҺӘМ АКТЕР

Рөстәм исәбендә 26 төп һәм икенче дәрәҗәдәге роль,  куелган ун спектакль бар, шул исәптән – балалар өчен дә. Фәйзрахмановның иҗатына актер буларак та, режиссер буларак та гашыйк булган үз җанатарлары бар. Алар аның уен манерасын белә, ярата, артистны хөрмәт итәләр, һәр рольгә Рөстәм үз күңелен сала.

Әле берничә атна элек кенә без, наркотикларга бәйлелекне кисәтү максатыннан,   “Пингвиннар шәһәре” спектаклен челтәргә чыгардык. Төп рольне Рөстәм Фәйздрахманов башкара. Спектакльдә тамашачы салкын һәм өметсез чынбарлыкта адашып калган яшь кешеләрнең язммышын күрде. Аларның “баскан боз утраулары” төп җирлектән аерылып, салкын рәхимсез җил белән куылып, кешелек дөньясыннан тәмам аерылып китте...

Рөстәм уйный торган геройялгыз яшь философ. Аны көндәлек эш мохитенең сорылыгы чолгап ала, янәшәдә генә аны аңларлык, таяныч булырлык бер генә җан да юк! Наркотикларга бәйле яшь кешенең тормышы спираль буенча түбән таба хәрәкәт итә. Ә кызга карата мәхәббәте аның өчен икенче шатлыклы дөньяга йөз тоту юнәлешендә башлангыч таяну ноктасына әверелә. Тамашачы күз алдында катарсис хисе – хисләрнең азат ителүе, эчке каршылыкларны җиңеп, әхлакый күтәрелеш оры башлана. Хәтта бүген дә спектакль компьютер экраны аша сулый” – бөтен җанлылыкны тапшыра ала. Еллар узу белән актерның осталыгы арта гына бара.

ТЕГЕРМӘНЧЕ ДӘ, ОФИЦЕР ДА

Роман Никитин театрда беренче елдан – эшли башлаган чордан бирле диярлек репертуар афишасында ныклы позицияләрдә тора. Ул тамашачыларга ошап кына калмады, үзен сәхнә мәйданчыгында ышанычлы партнер буларак та күрсәтте. Сирәк спектакль аның катнашыннан башка уза. Театрда хезмәт иткән елларда ул илледән артык төп һәм эпизодик роль уйнады. Барысы да масштаблы, матур һәм искиткеч үзенчәлекле, истә калырлык.

Беренче сәхнә амплуасы – Хапун спектаклендә тегермәнче Филиппның, тулаем алганда, бөтенләй башка кешегә әверелү проөессын тасвирлаган җитди драматик роле (авторы В. Ольшанский). Бу рольне уйнау җиңел булмады, әмма актер моны тиешле югарылыкта башкарып чыкты.

Яки, мәсәлән, аның соңгы рольләренең берсе – “Яшь гвардия” трагедиясендәге немецларның СС офицерын (А. Фадеев) карыйк. Салкын явызлыкны Комсомолларның ялкынлы йөрәкләре арасында үзенең кылдан нечкә фәлсәфәсе белән явыз-вәхшине уйнау җиңел түгел. Ә бит бу эсэсчы образы гомуми ансамбльдән төшми, югалып калмый, бу куелышның асылы өчен бик мөһим.

ВАКЫТ ҖИТТЕ

Үз-үзеңне изоляцияләү көннәрендә тагын бер проект эшләтеп җибәрелде. Ул юкка гына “Сөйләшергә вакыт җитте” дип аталмый. Гадәти эш көннәрендә без нинди дә булса вазифа инструкцияләрен, мөһим биремнәрне үтәдек, нәрсә дә булса иҗат иттек, архивлаштырдык, ә кеше буларак аралашырга вакыт калмады. Ә хәзер вакыт табылды…

Башта видеоконференция режимында без театр стеналарында һәм аннан читтә төрле һөнәр вәкилләре – актерлар, төзүче, костюм, режиссер, постижер белән тормыш турында сөйләштек. Тамашачылар үзләрен борчыган сорауларны бирә алды. Һәм алар, әлбәттә, моннан файдаландылар: “Әгәр актер тазарып китсә, хәзер костюмга сыймый башлый икән, нишләргә?”, “Актер театрда хезмәт итә, диләр. Ул хәрби кеше түгел бит”, “Профессиональ эшчәнлегегездә үз принципларыгызга каршы килеп эш итәргә туры килгәне бармы?”, “Дөресме, актерлар җенессез халык, диләр, дөресме?”... Театрдагы әңгәмәдәшләре аларга юмор белән җавап бирделәр, дөреслекне сөйләделәр һәм күз яшьләре аша көлделәр. Әйе-әйе, мондый хәлләр дә булды, карарга теләк булса, бу программаларны Интернет челтәрендә табарга була.

ӨМЕТЛӘНИК

Бүген  тамашачылар залы, кем әйтмешли, төнге күлмәктән – алсу бәрхет япма белән тышланган урындыклар тузан кунмасын өчен тукымалар белән капланган. Театрда тынычлык һәм ярымкараңгылык хөкем сөрә. Ә каникулдан соң тукыма япмаларны – пижаманы салдырырлар һәм театрда репетицияләр үткәрергә рөхсәт итәрләр инде дип өметләник. Актерлар сәхнәгә аеруча дулкынланып чыгачак, чөнки сәхнә һәрвакыт йөрәкләрне ешрак тибәргә мәҗбүр итә.

Юлия ИСМӘГЫЙЛЕВА

Рөстәм Фәйздрахманов һәм Роман Никитин. / ФОТО: Юлия ИСМӘГЫЙЛЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса