Бер очрашу үзе бер гомер
Берәр кешенең яхшы гамәлләр кылганын ишетсәм, гомумән, матурлыкны күрү белән кулым, ирексездән, каләмгә үрелә, бу турыда газета укучылар белән дә уртаклашасым килә. Менә 30 май көнне дә менә шушындый бик матур һәм күркәм чара уздырылды безнең Кодашта. Мәдәният йорты хезмәткәрләре булышлыгында авылыбыз активисты Равилә Арсланова оештырды аны. Барыннан да элек,...
Берәр кешенең яхшы гамәлләр кылганын ишетсәм, гомумән, матурлыкны күрү белән кулым, ирексездән, каләмгә үрелә, бу турыда газета укучылар белән дә уртаклашасым килә.
Менә 30 май көнне дә менә шушындый бик матур һәм күркәм чара уздырылды безнең Кодашта. Мәдәният йорты хезмәткәрләре булышлыгында авылыбыз активисты Равилә Арсланова оештырды аны. Барыннан да элек, кичә үзенең күпкырлы, тирән эчтәлекле һәм мәгънәле булуы белән сокландырды мине. Бәйрәмгә барыбыз да бик яратып укый торган "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләрен чакырганнар иде. Кичәнең беренче өлешендә аларны сәхнәгә дәшеп, һәрберсе белән тагын бер кат таныштырып, барысына да күчтәнәчләр-бүләкләр тапшырдылар. Журналистларны сәхнәгә аккошлар кебек актан киенгән сабыйлар алып менде.
Бәйрәмнең икенче өлеше - "Гармунчы дигән даны бар" дип исемләнгәне - авылыбызда туып-үскән җыр-моң осталары гармунчыларга багышланган иде. Безнең шушы чагыштырмача кечкенә генә авылдан чыккан 52 гармунчыны санап үтте Равилә ханым. "Бүген бәян иткән якты истәлекләребез, алар турында сөйләгәннәр бакыйлыкка күчкәннәрнең рухына дога булып барып ирешсен", - дип теләде ул.
Бәйрәм кичәсенә авылдан гына түгел, бүгенге көндә башка шәһәрләрдә гомер кичерүче гармунчыларыбыз да сагынып кайткан иде. Алар белән күрешергә бөтен авыл кубарылып килде, мәдәният йорты тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Рәхәтләнеп ял иттек, күңел ачтык. Яшьләребезнең чыгышларына карап, авылыбызда менә дигән үзешчәннәр бар икән әле, димәк, авыл яши, авыл гөрли дип, бер соклансам, ә Гыйлемхан абый Мияссәровның көчле тавыш белән җырлавын тыңлаганда, сөбханалла, күз тимәсен, безне куандырып, тагын дистә еллар яшәсен әле дип, аңа һәм җәмәгатенә тигез тормыш, сәламәтлек теләп утырдым.
Бер күрешү - үзе бер гомер дигәндәй, кичә бик күңелле үтте. Шушындый күркәм чара оештыручыларга, бүләкләр әзерләүдә матди ярдәм күрсәткән затларга рәхмәтләребез булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа