Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Балкыш”та бөгелмәләр дә балкый

Быел “Балкыш” фестивале онлайн-форматта үткәрелә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана.

Фестивальнең беренче турын үзешчән артистлар карантинга кадәр уздырырга өлгерделәр. Анда ансамбльләр составына керә торган 330 музыкант, вокалист, нәфис сүз осталары, җырчылар катнашты. Ул вакытта жюри иң яхшы утыз җырчыны сайлап алды. Аларга икенче сайлап алу этабында чыгыш ясарга кирәк иде, ләкин коронавирус эпидемиясе башланып китте һәм чираттагы турны уздыру вакытлыча туктатылды.

Хәзер инде м енә фестивальне оештыручылар сайлап алу турларын уздыруның һәм гадәттә фестивальне йомгаклау чарасы булган гала-концертның форматын үзгәртергә  карар кылдылар. Муниципаль районнарда видеоматериал әзерләү өчен төшерү төркемнәре төзелде, төшерү вакыты һәм урыны билгеләнде. Концерт программасыннан составында егермедән артык катнашучы булган коллективлар чыгышлары алынды. Тагын бер шарт өстәлде: чыгышларны видеога төшерү дубляжсыз узды.

Бөгелмә артистларының номерларын үзәк сулык янындагы лекторий мәйданчыгында төшереп алдылар. Ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Иршат Измайлов җитәкчелегендәге жюрига номерлар санын алтыга кадәр кыскартырга туры килде. Шулай итеп, концерт программасына нибары 15 минут вакыт бирелде.

Беренче булып Россия һәм республика конкурслары лауреаты – “Ивушка” рус җыры халык ансамбле (сәнгать җитәкчесе Валерий Савельев) чыгыш ясады. Аның башкаруында “Иван-да-Марья” җыры күңелләргә керерлек дәрәҗәдә үтемле яңгырый. Матур тавыш иясе Владимир Сальцин “Бухенвальдский набат” җырын халыкларның тынычлык өчен көрәш символы буларак тәкъдим итте. Сугыш елларының “Давай закурим” җырын күпьеллык стажы булган педагог Елена Жилина башкарды. Элеккеге хәрби хезмәткәр, хәзерге вакытта яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә актив катнашучы Фәрит Садыйков Олег Газманов репертуарындагы “Офицеры” җыры белән чыгыш ясады. Татар мәдәнияте үзәгенең “Моң” гармунчылар халык ансамбле (җитәкчесе Нәҗип Кильдеяров) үзенең оста чыгышы белән үзенчәлекле талантка ия булган коллектив икәнлеген тагын бер кат раслады.  Люция Савельева Бөек Җиңүне яулаган буыннар дәвамчанлыгына багышланган “Очрашу”  шигыре белән чыгыш ясады.

Люция Савельева, Бөгелмә ветераннар советының мәдәни эшчәнлек комиссиясе рәисе

Фотода   “Ивушка” рус җырының халык ансамбле (җитәкчесе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Савельев).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса