Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үлемсез полк

Һәркемне хәтерлибез: Зәкәрия Минзакир улы Закиров

Әти-әниемнең өенә сугыш башка миллионлаган йортлардагы кебек – Левитан тавышы белән бәреп керә...

Ул вакытта әнием белән  әтием нәрсә кичергәннәр: билгесезлектән курку, гаҗиз булу, ачыргаланумы – мин белмим, әмма сугышның беренче көннәрендә үк әтием Ватанны сакларга чакырыла.  Әни аны кулындагы ике кечкенә бала белән озатып кала, апама ул вакытта ике яшь, абыема нибары берничә ай була. Хушлашканда, әти барысын да  кочагына ала һәм кыска гына итеп: «Без җиңәчәкбез!» – дип өздереп әйтеп куя.
Әтием Сталинград янындагы канкойгыч сугышларда катнашкан. Сугыш турында сөйләргә яратмый иде ул, тик кайвакыт без бик ялварып сораганда, тәмәкесен бер-бер артлы суыра-суыра, истәлекләргә бераз бирелеп китә, Идел буенда мәңгегә калган сугышчан иптәшләрен, кыска гына ял  минутлары эләккәндә җырларга яраткан җырларны (әти нечкә күңелле оста гармунчы да иде) күз яшьләре белән искә төшерә, ә үзе турында бик аз сөйли иде.
Сталинград сугышы – сугыш тарихында иң канкойгыч сугыш. Дошман бомбалары һәм снарядлары туктамый явып тора, ут тирә-юньдәге бөтен нәрсәне җимерә һәм әледән-әле элемтәне сафтан чыгара. Әти телефончы була безнең – һәр бәрелеш, сугыш, димәк, бөтен операциянең нәтиҗәсе аның ничек төгәл эшләвенә бәйле булган. Сугышта тотрыклы элемтә күп нәрсәне хәл итә: командованиеләр боерыклары, сводкалар, дөрес оператив мәгълүмат – барысы да тиз арада һәм вакытында тапшырылырга тиеш. Дошманның каты тоташ уты астында, снарядлар ярылып, туган җиренең һәр кечкенә генә почмагын саклау хакына әтигә өзелгән линия чыбыкларын күп ялгарга туры килгән. Аеруча җаваплы мизгелләрдә, элемтә бигрәк тә ашыгыч кирәк булган чакларда, өзелгән чыбык очларын теше белән кысып та торган ул.
 Бервакыт, өзлексез яуган дошман уты астында сугышчан бурычын үтәгәндә, снаряд кыйпылчыгы тиеп, яралана. Канга баткан әтине медсанбатка тапшырганнар. Бик озак дәвалана ул, башка хәрби операцияләрдә катнаша алмый инде.
1943 елда кайткан әтине ике баласы белән фронтка озаткан тыл хезмәтчәне – әни бер бала белән генә каршы ала: авыр чирне җиңәргә улларының көче җитми. 
Ул дәһшәтле елларда илебезгә һәм халкыбызга бик күпне кичерергә туры килә. Хәзер без әти-бабаларыбызга, үз-үзләрен кызганмыйча, күкрәге белән дошманга каршы торганнарга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Барлык фронтларда да бик авыр булды, ләкин әтием сөйләгәннәрдән чыгып, Сталинградка аерым хисләрем бар. Әти белән әниебез инде безнең арада юк. Ял итәргә барганда, без ел саен Герой-шәһәр Волгоград аша узабыз һәм мин һәр юлы күз алдыма телефончы-сугышчыга кичәргә туры килгән коточкыч тәмугны күз алдына китерәм һәм күңелемнән генә бу изге җиргә баш иеп узам. Сталинград астындагы җир тоташ кан белән сугарылган дигәндә, анда минем әтием – рядовой Зәкәрия Минзакир улы Закировның каны да барлыгын беләм…

Люция Савельева-Закирова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса