Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үлемсез полк

Һәркемне хәтерлибез: Валентина Ивановна Нестерова

Валентина Ивановна Нестерова чирек гасырга якын Спас авыл китапханәсендә (26нчы китапханә-филиал) эшли ул районның иң яхшы китапханәчеләренең берсе була. Гаҗәеп язмышка ия кеше: новатор, психолог һәм педагог.

Кырыс сугыш чорына туры килгән яшьлегендә Валентина Ивановна ике елга якын хәрәкәттәге армия сафларында була. Кызганычка, искиткеч хатын-кыз, хезмәт ветераны һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан зат буларак, без бу кеше турында бик аз беләбез.

Валентина Ивановнага хезмәт биографиясен кырыс сугыш елларында Спас авылында башларга туры килә. 15 яшендә ул кырчылык бригадасы бригадиры була, аннан соң хисапчы булып эшли. 1944 елның маенда Совет Армиясе сафларына алына. Ул санинструктор, тәрҗемәче яки радист та булмаган, солдатлар өчен икмәк пешергән. Ул Карелия фронтының 7нче аерым армиясе һәм 3нче Украина фронтының 9нчы гвардия армиясе составында, пекарь вазифасында, Австриягә кадәр хәрби юл үтә. Әмма Валентина Ивановна ипи пешереп кенә калмый, аңа дошманга каршы  көрәштә кулына корал алырга да туры килә. Хәрәкәттәге армия составында Чехословакиядә һәм Венгриядә була. Германияне җиңгән өчен сугышчан бүләкләре дә булган.

Сугыштан соң колхозга эшкә кайта, аннан Алабуга китапханә техникумын тәмамлый. А. И. Нестерова җитәкчелегендәге Спас китапханәсе авылда чын мәдәният учагы булды. Китапханәченең гадәти саналган көндәлек иҗади эше лаеклы бәяләнде. 26нчы филиалга “Иң яхшы эшләүче китапханә” дигән мактаулы исем бирелде.

Без бары тик ике якташыбызның язмышына гына кагылдык, ә Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаган тыйнак каһарманнар Бөгелмә җирендә күпме булган! Алар турындагы истәлекне киләчәк буыннар өчен сакларга кирәк!

Надежда ЕФИМОВА, үзәк китапханә баш китапханәчесе

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса