Һәркемне хәтерлибез: Расих Мотыйгулла улы Вилданов
Безнең бабай - Расих Мотыйгулла улы Вилданов 1922 елда Лениногорск районында Юлтимер авылында туган.
Сугыш башланганда аңа 22 яшь була. Башта бабам Ижауда разведка мәктәбендә укый, аннары аны Калинин фронтына җибәрәләр. Сугыш ахырына кадәр ул "СНАРС "та разведчик-радист булып хезмәт итә. Калининск, Смоленск, Белоруссия, Латвия, Литва, Польша, Пруссияне азат итүдә катнаша. Сугышны Финляндиядә тәмамлый.
Яраланып, соңгы көннәргә кадәр аягында кыйпылчык белән яшәгән. 2005 елда вафат булды.
Хатыны Һава Изертдин кызы Вилданова бүгенге көндә дә исән, аңа 93 яшь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа