Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үлемсез полк

Һәркемне хәтерлибез: Михаил Степанович Петухов.

Китапханәчегә караганда да тынычрак һөнәрне күз алдына да китереп булмыйдыр ул.

Әмма 1941-1945 елларда күп китапханәчеләргә (ул вакытта избачлар дип йөрткәннәр) яу кырына китәргә туры килә. Безнең районнан Ключевка авылыннан төп избачларның берсе Малявкин Александр Петрович (1921 елгы) 1941 елның сентябрендә Кызыл Армия сафларына алына һәм фронтка китә. Кызганычка, аның алдагы язмышы турында безгә башка берни дә билгеле түгел.

Наратлыда күп еллар мәдәният хезмәткәре Михаил Степанович Петухов хезмәт куя. 1960 елларда М.С. Петухов Наратлы авыл Советы Ключи авыл китапханәсенә, соңрак – 1968 елда Ключевка клубына җитәкчелек итә. Бөек Ватан сугышы елларында ул да фронтта була, Сталинград сугышында элемтәче буларак катнаша. Халык хәтере сайтында табылган бүләкләү кәгазендә Кыр фронты идарәсенең аерым батальоны укчысы кече сержант Петуховның дисциплиналы, ышанычлы сугышчы, сак хезмәте отличнигы булуы язылган. Берничә тапкыр ВПУ пунктын (идарә пунктын) саклау буенча командование биремнәрен үтәгән. Аларны бик яхшы башкарган өчен рәхмәт сүзләре дә бар. 1945 елның мартында Сугышчан казанышлары өченмедале белән бүләкләнә. Михаил СтепановичII дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры. 1960-1980 елларда Ключевка авылында (Наратлы авыл советы) клуб мөдире һәм китапханәче булып эшли, шул ук елларда “Ленин байрагы” (“Ленинское знамя”)  газетасының штаттан тыш хәбәрчесе була. Кызганыч, мондый гадәти булмаган кеше турында мәгълүматлар бик аз сакланган

 Надежда ЕФИМОВА, үзәк китапханә баш китапханәчесе

Фото архивтан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса