Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үлемсез полк

Һәркемне хәтерлибез: Лидия Васильевна Григорьева (Швыдкина)

Лидия Васильевна Григорьева (Швыдкина), 1927 елның 25 ноябрендә Бөгелмә районының Бирючевка авылында крестьяннар гаиләсендә туа. Лидия гаиләдә икенче бала була, аннан тыш тагын ике абыйсы һәм сеңлесе була.

Кызга алты яшь булганда, әтисе вафат була. Әнисе дүрт бала белән ялгыз калып, аларны берүзе тәрбияләгән. Сугыш башланганда барлык ир-атларны – сугышка, ә малайларны хезмәт отрядларына алалар. Хатын-кызлар һәм кызлар колхозда эшли. Яз һәм көз айларында колхоз атларында сабан сөргәннәр, җир сукалаганнар. “Яңа дөнья” колхозы бай була. Кышын сарыклар карыйлар. Кичләрен бияләйләр, оекбашлар бәйлиләр, бәрәңге киптерәләр һәм барысын да фронтка – солдатларга озаталар. Көзен, урып-җыюдан соң, бабасы Филипп белән атларда Бөгелмә шәһәренә элеваторга ашлык илтәләр. Сугыш ахырына гына колхозда бер трактор, аннары машиналар һәм комбайннар барлыкка килә башлый. Урып-җыю сезоны азагында яхшы эшләгәне өчен колхоз рәисе кием тегеп кию өчен тукыма бүләк итә.
Лида 1948 елда булачак ире Петр белән таныша. Григорьев Петр Иванович комбайнчы, ә Лидия Васильевна колхозда сезонлы эшче була. Урак төгәлләнүгә, алар өйләнешәләр. Гаиләдә бер-бер артлы бер кыз һәм дүрт малай туа. Башта квартирда яшиләр, аннан Подгорный авылында йорт сатып алалар. Тату гомер кичерә бу гаилә. Ире 1984 елда 57 яшендә вафат була. Хәзер Лидия Васильевнаның ике улы, бер кызы, 8 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар.

Екатерина КОЛУПАЕВА, социаль эш буенча белгеч  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса