Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үлемсез полк

Һәркемне хәтерлибез: КОНДРАТЬЕВА Анна Сидоровна

КОНДРАТЬЕВА Анна Сидоровна (1924-1998), “Семеновод” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының беренче хатын-кыз тракторчысы.

Бөек Ватан сугышы елларында 17 яшьлек Аня Кондратьева хезмәт юлын кыр эшчесе булып башлап җибәрә, аннары, өч айлык курсны тәмамлап, СТЗ тәгәрмәчле тракторында эшли башлый.
Шул авыр вакытта “Семеновод” хуҗалыгында хатын-кызлар тракторчылар бригадасы оеша (Ульяна Корягина, Анастасия Иванова, Әдибә Латыйпова, Нәкыя Фәтхуллина), алар фронтка киткән ир-атларны алыштыралар. Бригадага Анна Сидоровна җитәкче итеп билгеләнә. Кызлар ул көнне һәм совхоз директоры Лужбинның сүзләрен гомерлеккә истә калдыралар: “Бөтен өмет сездә, кызлар! Сынатмагыз! – ди. Ә аннары аларның сырмаларына, аякларындагы тупас ир-ат ботинкаларына карый да, ярымпышылдап, өстәп куя. – Түзегез инде, кызкайлар. Менә сугыш бетәр, бизәнерсез, матур киенерсез…
Сугыштан соң мондый бригадага ихтыяҗ беткәч, кызлар кем – фермага, кем кыр эшчеләренә күчкәннәр. Анна Сидоровна үзенең тракторыннан аерылмый, азык культуралары үстерү звеносына җитәкчелек итә ул. Меңләгән гектар җир эшкәртеп, чәчеп, кукуруз, бәрәңге, чөгендер, көнбагыш үстереп, үзе үк комбайнда урып-җыеп та алган. 
1946 елда Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарьлеге өчен “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнә. 
1953 елда, кукуруз чәчүлекләрен кулланышка кертү башлангач, Кондратьева районда беренче булып шушы эшкә алына, тиешле алымнарны үзләштерә һәм беренче елда ук югары уңыш җыеп алуга ирешә. 
1960 ел нәтиҗәләре буенча А.С. Кондратьева РСФСР Мактау грамотасы һәм СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашучының көмеш медале белән бүләкләнә. 
1966 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән ул “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнә. 
Тырыш, булдыклы кеше, ул техника, яшелчә һәм тамыразык үстерү технологияләрен яхшы белә, 1975 елда гади крестьян хатын-кызы ТАССРның Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исемгә лаек була. Аннаның үз вакытында республиканың ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлануы аңа хөрмәтнең ничек зур булуы турында сөйли. 
Ул гомерен тулысынча үз эшенә багышлый. Аның хезмәт стажы 43 ел тәшкил итә, шуның 30 елдан артыгын ул тракторда эшләгән. Күп кенә ир-ат-механизаторлар да бу алдынгы механизатор белән ярыша алмаган. Районда иң танылган тракторчыларның да борыннарына чиерткәнен авыл халкы әле дә хәтерли. 
Хәзерге вакытта Бөгелмә районының Зеленая Роща авылының бер урамы Анна Сидоровна Кондратьева исемен йөртә. 

Ирина Ишкова, Ольга Бородина, 
Фото – мәктәп музее архивыннан  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса