Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үлемсез полк

Һәркемне хәтерлибез: Хворонов Иван Александрович

Иван Александрович Хворонов – әтиемнең бабасы (минем дәү бабам) Бөгелмә районы Покровка авылында туган.

Егерме яшендә 1941 елның 3 маенда Татарстан АССР Бөгелмә район хәрби комиссариатыннан хәрби хезмәткә чакырыла. Бөек Ватан сугышы башланганда 2нче Белоруссия фронты 2нче РГКның 41нче  гвардия корпусы артиллерия полкында хезмәт итә, аннары 342нче укчы дивизиянең 39нчы артиллерия полкына күчерелә. Яралана, контузия ала.

          СССР Югары Совет Президиумының 1946 елның 8 маенда чыккан Указы нигезендә, 1946 елның 20 февралендә демобилизацияләнеп, өенә кайта.

         Хезмәт иткән вакытта бабайга орудие командиры, гвардия сержанты исеме бирелә. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Батырлык өчен”, Кенигсбергны алган өчен”, Германияне җиңгән өчен медальләр белән бүләкләнә.

         Бөек Ватан сугышы тәмамланганда бабаебызга 25 яшь була. Аннан соңгы гомере буе, пенсиягә чыкканчы, ул авылда комбайнчы булып эшли. Сугыштан соңгы барлык кыенлыкларга карамастан, ул матур гаилә корып, алты бала үстергәннәр.

Мин үземнең бабам белән горурланам, ул чын герой!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса