Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үлемсез полк

Һәркемне хәтерлибез: Әхтәм Абдулла улы ГАЛИЕВ һәм Шәһринур Рәхимҗан кызы Галиева (Рәхимҗанова)

1924 елның 21 гыйнварында ТАССРның Ютазы районы, Ташкичү авылында туа. 1942 елда армия сафларына алына.

1944 елда Шауляй янында беренче сугышчан чирканчык ала. I Балтыйк буе, III Белоруссия фронтлары составында сугыша, Көнчыгыш Пруссия җирләрен, Клайпеда, Кенигсбергны азат итүдә катнаша. Зенит-артиллерия полкы шоферы булып хезмәт итә – легендар “Катюша”ларны йөртә.
 

“Кенигсбергны азат иткән өчен”, әһәмияте ягыннан орденнар дәрәҗәсенә тиң булган “За отвагу”, “Германияне җиңгән өчен” медальләренә һәм башка сугышчан бүләкләргә ия була. Сугыш бетү хөрмәтенә Ригада армия генералы маршал Иван Баграмян җитәкчелегендә узган беренче хәрби парадта катнашкан. “Салют ата башлагач, тагын бомбага тота башладылар дип уйлап, тизрәк коралларыбыз янына чабыштык,” – дип сөйләгәннәре истә. 
 

Сугыштан соң туган колхозында гомер буе шофер булып эшләде. 1991 елда вафат булды. Тыл ветераны, 1926 елгы Шәһринур Рәхимҗан кызы Галиева (Рәхимҗанова) белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр.  Алар һәм 14 оныклары, оныкларының 15 баласы илебезнең төрле төбәкләрендә гомер кичерәләр. 
Рәсемдә: оныгының улы Радель Ягъфәров – бабасының, икенче оныгының кызы Арина Абдуллина әбисенең портреты белән

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса