Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үлемсез полк

Һәркемне хәтерлибез: Хәнәфи Нурулов һәм Хафиз Гарифулов.

Безнең гаиләдә дә Ватанны саклаган солдатлар бар иде.

Бөек Ватан сугышы башланган чорда  без Төркмән ССРында яшәдек. Аннан әти-бабамның бабасы Хәнәфи Нуруловны (1903 елгы) һәм бабамның әтисе Хафиз Гарифуловның (1925 елгы) Ватанны саклау өчен сугышка алалар.
Хәнәфи Нуруллов ны сугышның беренче көнендә үк  чакыралар.  Ул – гади солдат, Сталинград сугышында катнаша. Яралана, демобилизацияләнә. Бөек Ватан сугышы инвалиды.
Бабам белемле кеше булган, мәдрәсә тәмамлаган, гарәп телен камил белгән. Әкиятләрне бик күп белгән,  аларны балаларга сөйләгән, шуңа да балалар аны бик ярата торган булган.  Халык мәгарифе системасында эшләгән.
Хафиз Гарифулов 1943 елда, 18 яше тулгач, фронтка китә. Ул 386нчы укчы полкта Белоруссия фронтында сугыша, отделение командиры була. "Таныш түгел бистә янында, исемсез биеклектә..." дигән җыр алар полкы турында язылган. Прага, Варшава, берлинны азат итүдә катнаша, Рейхстаг стенасына яза, сугышны Эльбада тәмамлый. Минем бабам «I дәрәҗә Дан ордены», «Сугышчан казанышлары өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Совет Армиясе һәм Флотына 30 ел» медальләре белән бүләкләнгән, ә аның хәрби билеты, изге ядкарь буларак, безнең гаиләдә әле дә саклана. 
Җиңү залпларыннан соң ул җимерелгән Германияне торгызырга кала. Сугыш вакытында ул дошманга каршы кыю көрәшкән, әмма тыныч тормышта да кешеләргә тынычлык табарга һәм баш өстендә түбә булдырырга ярдәм итәргә тиеш булган.
1948 елның 6 октябрендә Ашхабадта җир тетри, шәһәр җир йөзеннән юкка чыга. Минем бабам Ашхабадны торгызуда актив катнаша, кешеләргә торак булдырырга, зыян күргән шәһәрнең инфраструктурасын торгызырга булыша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса