Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үлемсез полк

Һәркемне хәтерлибез: Александр Андреевич Обоев

Александр Андреевич Обоев – безнең бабай. Ул шул чорның, шул сугышның барлык төп вакыйгаларының шаһиты... Үз тормышын ул нинди файда китердем, дигә караштан чыгып бәяли иде.

Аның казанышлары Бөгелмә һәм бөгелмәлеләр өчен бәһасез, чөнки ул безнең шәһәрдә сугыштан соң бигрәк тә кирәк булган кирпеч заводын төзеткән һәм аның беренче директоры булган. Кирпеч заводын гына түгел, БМЗны да төзегән, ул елларда безнең төбәктә бердәнбер квалификацияле керамик булган. 
Александр Обоев 1918 елның 18 апрелендә Рязань төбәгендәге кара бер авылда крестьян гаиләсендә туа. Туган авылыннан 20 километр ераклыкта мәктәпкә йөреп укый, якындарак башкасы булмый. Җиде елдан соң Гжель бистәсендә керамика техникумына укырга керә. Ике елдан техникумны Ленинградка күчерәләр, ул “индустриаль” дип атала башлый. Аны тәмамлап, ул силикат сәнәгате керамикасы белгечлеге алган. Диплом алгач, аны Хабаровскига җибәрәләр, аннан Еврей автономияле округына –  Биробиджанга китә. Александр Андреевич кирпеч заводында баш инженер була. Завод тәүлек буе эшли. 
1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Хабаровск краенда полк мәктәбен тәмамлаганнан соң танк командиры була. Сугышның беренче көннәрендә, ашыгыч тәртиптә 51 танкны тимер юл платформаларына төяп, СССРның көнбатыш чигенә озаталар. 153 танкист, алар арасында минем бабам да була, 22 көн эчендә бөтен илне узып, Төньяк Кавказга киләләр. Монда шик калмады-сугыш... Чик буенда хәрби позицияне биләргә дигән боерык бирелә. Әмма соң була инде, немецлар СССР территориясенә йөзләгән чакрымга үтеп керәләр. Дәһшәтле сугышлар бара, фашистлар Мәскәүгә ашкына, ә безнең гаскәрләр дошманның һөҗүменә-басымына нылап каршы тора, аларны тоткарлый алмый. Чолганышта калган кызылармиячеләр үз язмышын мөстәкыйль хәл итәргә мәҗбүр булалар. 
Фашистлар атып тидереп, танксыз калгач, фронт сызыгын үтә һәм     Жуков армиясе подразделениеләренең берсен җитәкләгән кавалерия полкы командиры Павел Алексеевич Беловка эләгә. 
Гвардиячеләр башкалага керү юлларын нык саклый. Генерал Белов җитәкчелегендәге механикалаштырылган-атлы төркемнәр биш ай буе Смоленск партизаннары белән тыгыз хезмәттәшлектә булып, зур территорияне тотып кала, дошманның зур көчләрен үзенә җәлеп итә һәм аңа сизелерлек зыян китерә. 1942 елның кышына кадәр кавалерист булып сугышкан, ә язын чолганыштан чыккан һәркемне хәрби частьләргә бүлә башлаганнар. Башта Александр Обоев Мәскәүгә, аннары Чиләбегә эләгә, аннан фронтка яңа танкта кайта. Сугыш елларында, могҗиза белән исән кала, гитлерчылар атып сафтан чыгарганлытан, алты хәрби машина гына алыштырган. 


Бөек Ватан сугышы ахырына кадәр бер айдан артык вакыт калып бара. Норвегиядән немецлар Берлинга баручы безнең гаскәрләр тылына бәреп керә. А.А. Обоев подразделениесен, шул бәреп кергән фашистларны юк итү өчен Германиядән кире борып китерәләр. Шул сугышта дошман снаряды ул җитәкчелек иткән танкка эләгә. Бабайның 40 проценттан артык тәне пешә. Сугыш барган басуда күптән түгел яңгыр яуган була, янган машинадан сикереп, пычрак сыекчага чумып, гомерен саклап кала. Ул Германиядә госпитальдә дәвалана, шунда ук Җиңүне каршы ала. Өйгә I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күпсанлы медальләр белән кайта. 
Сугыштан соң җимерелгән халык хуҗалыгын торгызырга кирәк була. Александр Андреевич Мичуринскидагы сезонлы кирпеч заводында баш инженер булып эшли башлый, анда сезонда чыгарыла торган кирпеч күләмен арттыру буенча үз яңалыгын кертә. Мәскәүдә җитәкчелек аның казанышлары турында белеп ала. А. Обоевны Мәскәүгә чакырып, хөкүмәт телеграммасы килеп төшә. Төзелеш материаллары баш идарәсе башлыгы Станислав Антонович Маковский Ростов, Саратов, Анапа, Краснодар яки Әстерхандагы биш кирпеч заводының теләсә кайсысын җитәкләргә тәкъдим итә.  Әстерханны сайлый бабам.  Анда берләшкән сезонлы өч кирпеч заводы берьюлы эшли торган була. 
Ел ярымнан соң алдынгылар съездында С.А. Маковский янә Обоевка мөрәҗәгать итте: “Татарстан һәм Башкортстанда нефть чыгару үсә, ә торак юк. Бу республикаларда күп йортлар төзү таләп ителә. Анда кирпеч заводлары төзергә барасыңмы?” Шулай итеп, бабай Туймазы “Восток-строймериаллар” трестына килеп эләгә. Завод беренче продукцияне чыгара башлаганда, аны Бөгелмәгә күчергәннәр, шәһәрдә кирпеч һәм механика заводлары төзү бурычын куйганнар. Башта бик күп күләмдә  сорала торган кирпеч җитештерүне җайга салырга кирәк була. Белгечнең инженерлык сәләте кабат үзен күрсәтә. Завод югары технология буенча эшли башлый, ә һәр яңалыкны уйлап табу буларак рәсмиләштерәләр. 
Бөгелмә кирпеч заводы продукция бирә башлагач, БМЗ төзелеше башлана. Аның җитәкчелегендә кою цехы, котельный, беренче корпус, ашханә торгызыла. Кирзаводтагы мунча, котельный һәм бу районда ике катлы мунча да аның катнашында төзелгән. Аннан бабай Әлмәткә китә, андагы сезонлы кирпеч заводын реконструкцияләүгә җитәкчелек итә. Читтән торып, Казан патент белеме институтын тәмамлый. Пенсиягә чыккач, Бөгелмәгә әйләнеп кайта һәм тагын 18 ел эшли. 
Бабам озын, катлаулы гомер кичерә. Ул 2013 елның 23 августында вафат булды. Аңа 95 яшь иде. Без аның оныклары Һәм оныкчыклары кадерле кешебез турындагы истәлекне кадерләп саклыйбыз! 

Фотода мин – Обоева Оксана Николаевна, минем өч кызым: Даша, Полина, Ульяна, ягъни Александр Андреевичның оныгының балалары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса