Онытырга хакыбыз юк
Быел без Советлар Союзының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңүенә 75 ел тулуны билгеләп үтәбез.
Күпмилләтле Ватаныбыз халкы ул чорда, бердәм булып, үз җирен якларга күтәрелә. Кырыгынчы елларда хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә авыр миссия – фронтка эшләүче заводларга тукталырга ирек бирмәү бурычы йөкләнә. Алар станок янында торалар, танклар һәм самолетлар, сугыш кирәк-яраклары җитештерүне җайга салалар. Алар басуларда, авылларда эшлиләр, армияне туендыру өчен иген игәләр. Күп кенә хатын-кызлар үз ирекләре белән сугышка китеп, ир-егетләр белән беррәттән яу кырларында сугышалар...
Сугышта күп белгечлекләр мөһим була: очучылар, шоферлар, артиллеристлар, разведчиклар, танкистлар. Арада төп белгечлекләрнең берсе – элемтәче, чөнки элемтә ул фронтның баш мие урынына кирәк нәрсә. Авыр шартларда элемтәчеләргә дә пулялар яңгыры астында элемтә линияләрен төзәтергә дә, тәүлек буе телефон янында утырырга һәм командаларны вакытында тапшырырга кирәк булган.
Без бүген сезгә язмышы безнең шәһәр белән үрелгән тагын бер батыр хатын-кыз турында сөйләргә телибез. Ольга Михайловна Шишакина (Ждярская) ул. Ольга Михайловнаның истәлекләреннән: “...Бөгелмәгә Советлар Союзының көнбатыш өлкәләреннән эвакуацияләнгән эшелоннар килә башлады. Сугыш елларында шәһәр күп кенә эвакуацияләнгән өлкәннәрне һәм балаларны сыендырды, җан җылысы бирде”.
Ольга Михайловна Бөгелмәдә 1нче мәктәпне тәмамлаган. 1942 елда партия һәм комсомол райкомы чакыруы буенча әлеге мәктәпнең тугызынчы сыйныфы укучылары үз теләге белән тулысынча фронтка языла. Ольгага ул вакытта 17 яшь тула, буйга да кыска булганлыктан, аны фронтка алудан баш тарталар. 1942 елның августында хәрби комиссариат Ольганы Горькийга дүрт айлык радистлар курсларына җибәрә. Ул сугыш вакытында күп кенә яшьләр эшләгән гамәлне кабатлый: әти-әнисен борчудан куркып, аларга әйтеп тормый гына фронтка китә. Бу вакытта аның апасы Ирина фронтта була инде – ул да үз теләге белән китә. Горький шәһәрендә Ольга 3нче класслы радист белгечлеге булып җитлегә һәм ефрейтор званиесе ала.
Курслардан соң О.М. Шишакинаны (Ждярская) Мәскәүгә 61нче номерлы аерым элемтә полкына җибәрәләр. Ольга Михайловна Днепрны кичүдә, Смоленск шәһәре өчен барган сугышларда, ныгытмаларны өзеп чыгуда, Ельня шәһәрен алуда, Выборг крепостен яулауда катнашта, Одерны кичә. Ольга хезмәт иткән полк Германиянең Силезск сәнәгать районында сугышлар алып бара, “Прага казаны”нда була.
1945 елның 8 маен Ольга 1нче класслы радист, старшина званиесендә каршы ала. Бу вакытта сугышчан бүләкләргә дә ия була.
1945 елның ноябрендә демобилизацияләнә һәм шунда ук кичке мәктәпнең 10 сыйныфына укырга керә. Аннары кияүгә чыга, ә 1946 елда улы Володя туа. 1948 елның октябреннән алып 1979 елның декабренә кадәр халык мәгарифе системасында китапханәче булып эшли, читтән торып, Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлап, дипломлы китапханәче була. Пенсиягә чыкканнан соң тагын 12 ел “Татнефтегеофизика” трестында хезмәт итә.
Узган сугыш һәм хатын-кызлар... Алар эшләгән батырлыкларны аңлатып бирергә сүзләр табуы кыен. Алар язмышын күнегелгән үлчәм белән генә үлчәп булмый Без аларга мәңге рәхмәтле.
Еллар үтә... Өлкән буын китә, ә без алар кичергән фаҗига турында хәтерне саклап калырга һәм киоләчәк буыннарга тапшырырга тиеш, кешеләр бу Җиңүнең, тыныч күк астында яшәү хокукының нинди бәя белән яуланганлыгын белсеннәр һәм онытмасыннар иде
Любовь ДЁКИНА, экспозиция-күргәзмә эшчәнлеге буенча белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа