Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үлемсез полк

Минем бабаемның җиңүгә салган көче.

Сугыш беткәнгә инде күп вакыт үтсә дә, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак саклана.

Ул дүрт ел эчендә илебез халкының күргән кайгы-хәсрәтләрен, михнәтләрен аңларлык та, аңлатырлык та түгел, ә кылган батырлыкларын хөрмәт һәм соклану белән гасырлар буена сөйләрләр. Язлар җитү белән, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә, бу вакыйгалар кабат-кабат хәтердә яңара.

Илебез азатлыгын сакларга дип, сугышның беренче көннәрендә үк 5 миллионнан  артык егет, кулларына корал тотып, фронтка чыгып китә, шул исәптән, Татарстанның 560 мең егет һәм кызлары Ватанын сакларга күтәрелә. Шулар арасында минем бабаем да булган.

Бабам Хикмәтулла Нигъмәтулла улы Әхмәтшин 1917 елның 14 декабрендә Ютазы районының Урыссу бистәсендә туган. Армиягә барырга вакыты җиткәч, аны, туган җирләреннән аерып, Кавказга җибәрәләр. Бөек Ватан сугышына да бабам армия сафларыннан алына. Сугышта ул башыннан азагына чаклы катнашкан. Минем бабаем Сталининградны, Кавказны дошманнан батырларча саклаган. Җиңү көнен ул Чехославакиядә каршы алган. Күп мәртәбә яраланып, госпитальләрдә яткан. Батырлыклары өчен “II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены”,  “Кызыл Йолдыз ордены”, “Батырлык өчен”, “Сталинградны азат иткән өчен”,  “Будапештны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Сугыштан кайткач, бабам ОРСта баш хисапчы булып эшләгән. Тыныч елларда да ул бик күп Мактау  грамоталары, медальләр белән бүләкләнгән.

 1946 елда бабам Гамилә әбием  белән тормыш корып җибәрә. Бөгелмә шәһәрендә йорт салып, биш бала табып, матур итеп гомер кичерәләр алар. Биш баласын да  югары уку йортларында укыталар. Тора-бара  сугыш яралары үзләрен ныграк сиздертә башлый.

Минем Хикмәтулла бабам 1991 елның 2 июлендә якты дөньядан китте. Мин бабай белән сугышта булган барлык вакыйгаларны да сөйли алмыйм, чөнки бабай алар турында сөйләргә яратмаган, алар аның өчен авыр хатирә булып калганнар.   

  Еллар үткән саен сугыш ветераннарның саны кими бара. Без алар алдында түләп бетергесез бурычлы. Киләчәктә күкләребез гел аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде!

Венера ӘХМӘТШИНА, 2нче “Батыр” балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса