Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үлемсез полк

Хатын-кыз һәм сугыш – нинди каршылык!

Советлар Союзының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германия фашизмын җиңүенә 75 ел тулды.

Әлеге дата – Бөек Җиңү көне уңаеннан, безнең шәһәребез белән тыгыз бәйләнештә, аның тарихында саллы эз калдырган көчле, ихтыярлы хатын-кыз турында сөйләргә телим. 
Капитолина Андреевна Сидоркина – өлкән сержант, Ватаныбызның башкаласы Мәскәүне яклаган. Бөек Ватан сугышы ордены һәм 9 медаль белән бүләкләнгән. 


К. Сидоркина 1919 елның 24 сентябрендә Киров өлкәсенең Толмань авылында крестьян гаиләсендә туа. Николят җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң колхоз яшьләре белән рабфакта укуын дәвам итә. Башлангыч һәм җидееллык мәктәптә укыганда пионер, комсомол буларак, белемсез өлкән яшьтәге кешеләрне укырга-язарга өйрәтүдә актив катнаша. 1939 елда Казан педагогия институтына укырга керә, әмма сугыш чыгу аркасында укуы өзелә. 1941 елда педагогика институты бинасын госпиталь өчен бушату турында боерык алына. Институтны Петр һәм Павел чиркәүләренә эвакуациялиләр һәм бу эшкә хәрәкәтчән, актив кыз – география факультеты студенты Капитолина җитәкчелек итә.  
– Укып кына калмадык, эшләдек тә, – дип сөйли Капитолина Андреевна, – иң авыр эш Иделдә булды: утын төядек, хәтта төннәрен дә эшли идек, колхозларга да булыштык. Фронт һәм тыл бердәм иде.
1942 елның маенда кыз фронтка китә, анда 1945 елга кадәр 54нче зенит-артиллерия дивизиясе ротасы старшинасы булып хезмәт итә. Илебез башкаласын – Мәскәүне саклап сугыша өлкән сержант. Аның ротасы үрнәк дип санала, шуның өчен дивизия командиры Капитолина Андреевнаны ике тапкыр кул сәгате белән бүләкли. 
54нче зенит-артиллерия дивизиясе, нигездә, Киев һәм Калуга шоссесы арасында тора. Мәскәү оборонасында катнаша. Гитлерчыларның планы буенча, башкаланы яулап алыр алдыннан, аңа башта артиллерия уты яудырып, бомбага тотып, җимерергә ниятләнгән була. Шуңа күрә Мәскәү оборона зонасы булдырылган, командование Мәскәүгә тирәсендәге оборона эшләренә һәм аңа керүче гаскәрләр белән идарә иткән. Үзенә беркетелгән участокны ышанычлы саклаган 54нче зенит-артиллерия дивизиясе башкала язмышы ышанып тапшырылган берләшмәләрне берсе була. Ул вакытта “Мәскәү” сүзе бар кешеләр өчен дә тормыш символы булып саналган. Прожекторчылар, зенитчылар, тыңлаучылар (дошман самолетларын тавышлары буенча аеручы солдатлар) бердәм булып, тыгыз бәйләнештә эш итәләр. Гитлер ерткычлары безнең батыр зенит артиллериясенең торган саен көчәя барган утына дучар ителә, прожекторлар, күк йөзен яктыртып, ешрак айкый, төбәп атулар максатка күбрәк ирешә, авиациянең курку белмәс лачыннары ил күге офыкларын торган саен ышанычлырак саклый. Йөзләгән һәм йөзләгән дошман самолетлары янып җиргә төшә.  Ә ут төртү өчен махсус  кабызгычларны барысы да, шул исәптән мәктәп укучылары да сүндерәләр.  Фашистлар Мәскәүне җимерә дә һәм яндыра да алмыйлар.
Капитолина Андреевна, комсомол-яшьләр җыелышында Зоя Космодемьянскаяның әнисе белән бергә президиумда ничек утырганы турында да сөйләми кала алмады: “Кара күлмәктән иде, төз гәүдәсе әле дә күз алдымда”, – ди ул, әлеге вакыйганы искә алганда. Геройның әнисе үзенең кыска чыгышын: “Кадерлеләрем минем! Минем балаларым өчен үч алыгыз...” – дип тәмамлый, елый-елый урынына утыра. “Шуннан соң үле тынлык урнашты һәм алга таба дәррәү күтәрелгән куллар диңгез кебек чайкалды, ике дә уйламый. барысы да алгы сызыкка омтыла иде. 
Ниһаять, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен көтеп алынган Җиңү көне килеп җитте. Сидоркина ротасы парадта катнаша, төнге вакытта Мәскәүне яктыртып тора. Нинди куаныч, нинди шатлык! Әлбәттә, сүз белән генә сөйләп аңлата торган вакыйга түгел бу! Өлкән яшьтәге хатын-кызлар, ир-атлар, үз хисләрен тыеп тормыйча, елыйлар, окоплар казый-казый сөялләнеп беткән солдат кулларын үбәләр.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң кыз укуны Казан педагогия институтында дәвам итә. Уку елларында география факультетының комсомол оешмасы секретаре вазыйфаларын башкара, Сталин стипендиаты була һәм 1947 елда институтны кызыл диплом белән тәмамлый, Бөгелмәгә эшкә җибәрелә. 
1947-1949 елларда Бөгелмәдә педучилище укытучысы булып эшли, ә 1949-1956 елларда – Укытучылар институтының табигать белеме һәм география кафедрасы өлкән укытучысы. Ә аннан соң аңа халык мәгарифе өлкәсендә тагын да җаваплырак, авыррак эшләрне ышанып тапшырыла. Ул 2нче эшче яшьләр мәктәбен җитәкли, 1965 елдан пенсиягә киткәнче Бөгелмә шәһәренең 9нчы урта мәктәбе директоры булып эшли. Зур җәмәгать эшләре алып бара, күп еллар партия шәһәр комитеты пленумнары эшендә утырышчы булып катнаша, бюро әгъзасы итеп сайланган, 10 елдан артык Бөгелмә халык депутатлары шәһәр Советының халык мәгарифе буенча даими комиссиясенә җитәкчелек итә. ТАССР укытучыларының  III һәм IV съезды делегаты була. Халык мәгарифе өлкәсендәге уңышлары өчен хөкүмәт бүләкләренә: “Халык мәгарифе отличнигы” исеменә, Почет Билгесе ордены, “Фидакарь хезмәт өчен” медале бирелә. Бөек Ватан сугышында да хөкүмәт бүләкләренә лаек була:  II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм 9 медале бар. 1987 елның 29 октябрендә аңа Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гражданины исеме бирелә.
Хатын-кызлар һәм сугыш... Алар кылган батырлыкны бәяләрлек сүзләр табу кыен.  
 Еллар уза… Өлкән буын китә, ә без, кешеләр бу җиңүнең нинди кыйммәтләр белән ирешелгәне, тыныч күк астында яшәү хокукының нинди бәя белән яуланганлыгын белсен һәм һәрчак истә тотсын өчен, ул дәһшәтле еллар турындагы һәрбер истәлек-хатирәне киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез.

Любовь  ДЕКИНА, Туган якны өйрәнү музееның күргәзмә эшчәнлеге буенча белгече.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса