Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үлемсез полк

Геройлар һәрчак истә.

Безнең гаиләдә – ике каһарман: Гарифуллов Хафис һәм Фәхретдинов Михаил Григорьевич.

Берсе – Хәфис Гарифулов, 1943 елда 18 яшьлек егет чакта фронтка киткән минем әтием. Германиянең Шверин шәһәрен торгызуда катнашкан, анда аңа шәһәр коменданты булырга да туры килә. Әтием 1950 елда гына өйгә әйләнеп кайткан.    

Икенче каһарман – шулай ук 18 яшьлек егет чакта 1944 елның ноябрендә армиягә чакырылган кайнатам Михаил Григорьевич Фәхретдинов. Ул запастагы 21нче укчы полкка эләгә, танк бүлеге механигына укый, анда укыган танкистларны Кемероводан Европага – көнбатыш фронтка озаталар.

Алар тимер юл буйлап хәрәкәт иткән арада илгә көтеп алган Җиңү килә! Аларның эшелонын тиз арада борып, Маньчжуриягә җибәрәләр,   империалистик Япониягә каршы сугышырга туры килә. Аның “Японияне җиңгән өчен” һәм “Батырлык өчен” медале бар.

Без әтиләребез белән бик горурланабыз, аларның авыр язмышы турында хатирәләрне онытмый саклыйбыз һәм бу хакта балаларыбызга да җиткерергә тырышабыз.

Фәүзия Хафис кызы ФӘХРЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса