Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үлемсез полк

Без – дан өчен сугышмадык

Һадиев Әлтаф Кавый улы – фашист илбасарларына каршы батырларча көрәшкән бөгелмәлеләрнең берсе.

Тумышы белән Мәчетле районының Олы Ока авылыннан (Башкортстан). Ул Бөек Ватан сугышы башланганда, авыл хуҗалыгы техникумында укый, ә 1942 елның 1 гыйнварында аны Кызыл Армия сафларына алалар. Өч атнадан яшь сугышчыга 18 яшь тула.

Егет Калинин һәм Воронеж фронтларында сугыша. 111нче укчы дивизиянең 468нче укчы полкы пулеметчысы Калинин өлкәсенең Ржев шәһәре өчен барган сугышларда беренче тапкыр яралана. Икенче тапкыр – Бельш шәһәреннән ерак түгел, Смольково авылы өчен барган сугышларның берсендә. Бу вакытта ул Калинин фронтының 155нче укчы дивизиясендә 464нче аерым пулемет батальонының пулемет бүлеге командиры була.   Өченче тапкырында Воронеж фронтының 155нче укчы дивизиясенең 659нчы укчылар полкының пулемет бүлеге командиры, Пологое авылы өчен барган сугышта яралан. Совет гаскәрләренең Сумск өлкәсе, Ахтырка шәһәренә якынлашкан урыны була бу. Әлеге бәрелеш Курск сугышы тәмамлану этабының бер өлеше булып тора.

Немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен кече лейтенант Әлтаф Кавый улы Һадиев Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң ул Бөгелмәгә кайта. Озак еллар “8нче автотранспорт хуҗалыгында (АТХ-8) намус белән хезмәт куя, һәрвакыт автотранспорт предприятиесенең иң яхшы хезмәткәрләреннән берсе һәм производство алдынгысы була.

Ул тыныч тормышта сугышта алган бүләкләрен беркайчан да тагып йөрмәгән, бары Җиңү көнендә – Мәңгелек ут янына митингка барганда гына тага торган булган. Бу аның иң яраткан бәйрәме иде, шатлык һәм күз яшьләре белән. Ә бу хакта сөйләвен сораганда, орден һәм медальләр өчен түгел, ә якыннары хакына һәм Җирдә тынычлык өчен сугышканлыгын әйтә иде.

Рәзилә ШАКИРОВА

Фото Шакировларның гаилә альбомыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса