Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Законга аңлатма: вакытында ярдәм күрсәтмәсәләр...

Балиг булмаган яшьтәге, яисә эшкә сәләтсез кеше гомеренә куркыныч янаганда аның законлы вәкиле (караучысы, опекуны һ.б.) тиешле медицина ярдәме күрсәтүне оештырудан баш тарта икән, медицина оешмасы пациент мәнфәгатьләрен яклап, административ дәгъва белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Бу хакта Россия Административ суд эшләре кодексындагы үзгәрешләр 2016 елның 28 июненнән гамәлгә керде....

 

Балиг булмаган яшьтәге, яисә эшкә сәләтсез кеше гомеренә куркыныч янаганда аның законлы вәкиле (караучысы, опекуны һ.б.) тиешле медицина ярдәме күрсәтүне оештырудан баш тарта икән, медицина оешмасы пациент мәнфәгатьләрен яклап, административ дәгъва белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Бу хакта Россия Административ суд эшләре кодексындагы үзгәрешләр 2016 елның 28 июненнән гамәлгә керде.

Әлеге эшләр гариза бирелгәннән алып 5 көн эчендә каралалар, ә ашыгыч медицина ярдәме кирәк булу хакында медицина оешмасының юллавы булса, гариза кергән көнне үк хәл ителә.

Мондый категория эшләрне карау тәртибе турында Законда аерым бүлектә бәян ителә. Закон нигезендә аны тикшерү прокурор, опека һәм попечительлек вәкиле катнашында уза. Хөкем карары шул карарны кабул иткән көнне үк әзерләнеп бетәргә тиеш һәм суд аны кичекмәстән үтәлүен таләп итәргә хаклы.

Диана ЮНЫСОВА,

прокурор ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса