Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Законда үзгәрешләр: Коррупциягә каршы

Быел апрель аенда РФ Президенты "2016 - 2017 елларда коррупциягә каршы тору планы турында" Указга кул куйды. Бу Указ нигезендә коррупциягә каршы тору таләпләрен гамәлгә ашыру өчен махсус мәгълүмати-методик ресурс булдыру, эшләтеп җибәрү һәм үстерү карала. Таләпләргә буйсынмауның бер генә факты да яшереп калдырылырга тиеш түгел, һәркем кылган кыңгыр гамәле...

 

Быел апрель аенда РФ Президенты "2016 - 2017 елларда коррупциягә каршы тору планы турында" Указга кул куйды. Бу Указ нигезендә коррупциягә каршы тору таләпләрен гамәлгә ашыру өчен махсус мәгълүмати-методик ресурс булдыру, эшләтеп җибәрү һәм үстерү карала.

Таләпләргә буйсынмауның бер генә факты да яшереп калдырылырга тиеш түгел, һәркем кылган кыңгыр гамәле өчен җавап тотарга тиеш. Шулай ук коррупцион юнәлештәге җинаятьчел эшләр нәтиҗәсендә алынган активларның чит илләрдәге юрисдикциясен ачыклау, илгә кайтару максатларында халыкара мәйданда эш алып бару чаралары да билгеләнгән. Моннан тыш законда гражданнар арасында аңлату эшләре алып бару, җәмгыятьтә коррупция күренешләренә түзеп тора алмаслык вәзгыять тудыру өстендә эшләү дә каралган.

Диана ЮНЫСОВА,

прокурор ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса