Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Йөз еллык табылдык

Бөгелмә полициясенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында Акбаш бистәсендә яшәүче 47 яшьлек кешенең яшәү урынында Гражданнар сугышы чорыннан ук калган 45 миллиметр калибрлы 4 артиллерия снаряды табып алынган.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Ирекле әйләнештә булу тыелган әйберләрне ирекле рәвештә тапшыру кешене җинаять җаваплылыгыннан азат итә.

 ТР Министрлар Кабинетының 1995 елның 5 августында чыгарган “Татарстан Республикасы территориясендә коралның, сугыш припасларының һәм шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен кисәтү чаралары турында”гы 545нче карары  нигезендә,  законсыз саклана торган әйберләрне   гражданнардан кабул итү эше алып барыла һәм моның өчен түләү-бүләк тә каралган. Татарстанда мондый карар Россиядә беренче булып кабул ителгән иде. Ирекле рәвештә тапшырганда, кисеп ясалган утлы корал өчен – 3 000 сум; шартлаткыч матдәләр (тротил, аммонит һ.б.) һәм шартлату чаралары (детонаторлар, ут үткәргече шнур һ. б.) өчен – 2000 сум (ләкин базар бәясеннән артмаган күләмдә);   , запалы булган гранаталар һәм шома көпшәле ату коралы өчен – 1500 сум, обрез һәм кулдан ясалган ату коралы өчен – 1 000 сум; газ, пневматик һәм травматик корал өчен – 500 сум һәм ату коралының хәрби припасларының һәрберсе өчен – 20шәр сум.

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

 Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса