Юлдагылар иминлеген кайгыртып прокуратура тикшерде
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы ноябрь аенда шәһәребезнең мәгариф оешмалары урнашкан урыннарда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы законнарның ничек үтәлешен тикшергән иде. Тикшерү барышында Ломоносов урамында, "Чаңгыда йөрү балалар-яшүсмерләр" спорт мәктәбе тирәсендәге юлда ясалма тигезсезлек, "Дети" дигән билге, шулай ук тизлекне сәгатенә 40 километрга кадәр чикләү, "Җәяүлеләр үтеп чыгу юлы", "Зебра" билгеләре юклыгы...
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы ноябрь аенда шәһәребезнең мәгариф оешмалары урнашкан урыннарда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы законнарның ничек үтәлешен тикшергән иде.
Тикшерү барышында Ломоносов урамында, "Чаңгыда йөрү балалар-яшүсмерләр" спорт мәктәбе тирәсендәге юлда ясалма тигезсезлек, "Дети" дигән билге, шулай ук тизлекне сәгатенә 40 километрга кадәр чикләү, "Җәяүлеләр үтеп чыгу юлы", "Зебра" билгеләре юклыгы ачыкланды. Бу исә әлеге мәгариф учреждениесенә йөрүче балаларның да, анда эшләүчеләрнең дә һәм бу тирәдәге юл хәрәкәтендә катнашучы башка затларның да гомерен куркыныч астына кую булып тора. Әлеге уңайдан "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесенә бу кимчелекләрне бетерүне таләп иткән күрсәтмә-хат җибәрелде. Прокуратура юл иминлеген тәэмин итү өчен агымдагы елның 5 июненә кадәр чара күрүне таләп итә һәм бу эшне контрольдә тота.
Февраль аенда шундый ук тикшерүләр шәһәрнең биш мәктәбе тирәсендәге юллардагы хәлләрне ачыклауга багышланды. Орша урамында урнашкан 11 нче мәктәп, Гоголь урамында - 2 нче лицей, Гафиятуллин урамында - 3 нче, Чайковский урамында - 5 нче, Матросов урамында 8 нче мәктәп тирәләрендә дә законда каралган таләпләрдән тайпылышлар барлыгы ачыкланды: җәяүлеләр йөри торган урын аерып куелмаган, юлларда ясалма тигезсезлек булдырылмаган, юл билгеләре юк. Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, прокуратура шәһәр башкарма комитетыннан әлеге закон бозуларны бетерүне таләп итеп, судка 5 гариза юллады.
Р. ФӘЙЗРАХМАНОВ,
Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа