Юл-транспорт һәлакәте турында
Юлда саклык кирәк Әле берничә көн элек кенә Әлмәттән юл-транспорт һәлакәте турында кайгылы хәбәр ишеткән идек, инде менә тагын бер очрак - 23 февраль көнне Рус Акташы - Азнакай юлының 32 нче километрында "Лада Приора" белән "Рено Дастер" автомобильләре бәрелешеп, 4 кешенең гомере өзелә. ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте...
Юлда саклык кирәк
Әле берничә көн элек кенә Әлмәттән юл-транспорт һәлакәте турында кайгылы хәбәр ишеткән идек, инде менә тагын бер очрак - 23 февраль көнне Рус Акташы - Азнакай юлының 32 нче километрында "Лада Приора" белән "Рено Дастер" автомобильләре бәрелешеп, 4 кешенең гомере өзелә.
ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, "Лада Приора" машинасы зур тизлектә, каршы якка хәрәкәт итү полосасына чыгып, "Рено Дастер" машинасына килеп бәрелә. "Лада" автомобиленең йөртүчесе һәм андагы 2 пассажир, шулай ук чит ил машинасының 16 яшьлек пассажиры урында ук һәлак булалар. "Рено" машинасының йөртүчесе белән пассажиры хастаханәгә озатыла.
Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе булып машина йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы һәм һава температурасының "уйнавы" нәтиҗәсендә юл өслегенең торышы да үзгәргәнлеген исәпкә алмау тора. Юлларда сак, куркыныч маневрлар вакытында аеруча уяу булсак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа