Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Ятлар акчасына кызыккан

18 ноябрь көнне эчке эшләр бүлегенә 19 яшьлек егет мөрәҗәгать итеп, банк картасыннан 8 мең сум акчасы юкка чыгуы турында хәбәр итә.

Тиешле тикшерү-эзләү чаралары күрү нәтиҗәсендә, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Аксубай районыннан 31 яшьлек хатын-кызның 2эзенә төшәләр”. Ачыклануынча, 17 ноябрь көнне ул сим-карта сатып ала һәм аның мобиль банкка беркетелгән булуын ачыклый. 8 мең акчаны ул шулай ала һәм үз кирәк-яракларына тота. Хәзер ул хатын –кызга карата  “Урлашу” маддәсе буенча (РФ Җинаятьләр турындагы кодекс, 158нче маддә) җинаять эше кузгатылды.

Эчке эшләр бүлеге сим-картаны алыштырганда, яисә югалткан очракларда  шәхси мәгълүматлар саклана торган мобиль кушымталарның барысын да сүндерергә киңәш итә.

Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса