Яр Чаллыда юл һәлакәте кеше үлеме белән төгәлләнгән.
Узган җомгада Яр Чаллы – Яңа поселок автоюлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.
Ике кеше ның Чаллы янында “БМВ” һәм “Лада” машиналарының маңгайга-маңгай бәрелешүе нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүматлык агентлыгына фаҗига урыныннан агентлык хәбәрчесе сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, һәлакәт 26 июньдә, җомга көнне, кичке алтынчы яртыда булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, “БМВ” машина йөртүчесе зур тизлектә каршы хәрәкәт юлына чыккан һәм 14нче модель “Лада” белән бәрелешкән. Бәрелүдән ике автомобиль дә юл читенә чыгып очкан.
Һәлакәт нәтиҗәсендә “Лада” шоферы һәм пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә. Бераз соңрак чит ил машинасы шоферының исерек булуы ачыклана.
Һәлак булучылар – Чаллыдан ир белән хатын, ир кешегә – 61, хатынына – 60 яшь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа