Яр Чаллыда эт 11 яшьлек кызга һөҗүм иткән
Ул кызның йөзенә ябыша һәм нык җәрәхәтли.
2020 елның 25 июнь иртәсендә Яр Чаллы шәһәрендә 11 яшьлек кыз поликлиникадан өенә кайта. «Горсеть» тукталышы янында аның янына бер эт йөгереп килә һәм кызның ияк астын тешләп ала. Зыян күрүче аңын югалта. Эт хуҗасы булган хатын-кыз, килеп чыккан хәлне күреп, ашыгыч ярдәм бригадасын чакырта, шулай ук баланың әти-әнисенә шылтырата. Нәтиҗәдә, балага ашыгыч операция ясалган.
Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 111нче маддәсенең 2нче өлешенең “б” пунктында каралган җинаять составы билгеләре буенча (кече яшьтәге балаларның сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян китерү) җинаять эше кузгатылды.
Якынча мәгълүматлар буенча, хатын-кыз “Америка акитасы” токымлы эт белән йөрергә чыккан, аны бәйдә тотмаган, өстәвенә этнең борынчыгы да булмаган.
Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартларын ачыклау өстендә тикшерү эшләре алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа