Янгын сүндерүчеләр һәм полицейскийлар урманда адашкан хатын-кызларны этләр белән эзләделәр
Хатын-кызлар Бөгелмә районында урманга үлән җыярга килгән булган.
ТР Бөгелмә районында янгын сүндерүчеләр һәм полицейскийлар урманда адашкан хатын-кызларны этләр белән эзләделәр. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
37 һәм 38 яшьлек ике хатын-кыз машинада Ключевка авыл җирлегеннән ерак түгел урманга килә. Алар автомобильне юл читендә калдырып, үзләре үләннәр җыярга киттеләр.
Ике сәгатьләп вакыт узуга, алар адашуларын аңлап, 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номеры буенча ярдәм сорыйлар.
Хатын-кызларны 64нче янгын сүндерүчеләр, полиция хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы, 7нче отряд коткаручылары һәм лесничийлар эзли.
Аларны янгын сүндерүчеләр бер сәгать ярымнан соң тапканнар. Хатын-кызлар урманда үз автомобильләреннән биш чакрым ераклыкта гына йөргән икән. Алар медицина ярдәменнән баш тарттылар.
Чыганак: «Татар-информ»
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәте фотографияләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа