Янгын – куркыныч нәрсә
17 майда кичке сәгать 9нчы киткәч, Коногоровка авылында йорт яну турында хәбәр алына.
Янгын сүндерүчеләр килгәч, йорт түгел, сарай януын ачыклыйлар – аның түбә астындагы кечкенә тәрәзәсеннән төтен чыга торган була. Ишеге йозак белән бикләнгән. Янгын сүндерүчеләрне каршы алган күрше хатыны сарайда кеше юклыгын әйтә. Ут чыгуга электр җиһазларын техник эксплуатацияләү таләпләрен дөрес үтәмәү сәбәп булган.
Юрий ХРЕБЕТ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа