Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Ялган юл белән полиция чакырткан өчен бөгелмәле штраф түләячәк

Бөгелмә шәһәре килештерү судьясы җирле кешенең эшен карады.

Күпчелек кешеләр полиция чакыртуны, чыннан да, җитди хәлләрдә генә кирәк булган чара дип кабул итә. Әмма ашыгыч хезмәтләр белән аралашуны үзенә бер күңел ачу чарасы дип санаучылар да бар.

Мисал өчен, килештерү судьясы, белә торып, полиөияне ялган чакырткан бөгелмәлегә карата административ хокук бозу турында эшне карады.

Суд утырышына хокук бозучы үзе килмәгән. Шуңа да карамастан, эшне карау көне һәм вакыты турында гаепле затка хәбәр ителүен исәпкә алып,   эшне каралды, гражданин 19.13нчы маддә нигезендә административ хокук бозуда гаепле дип танылды. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.6.нчы маддәсенә таянып, аңа 1 500 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

Бөгелмә шәһәре килештерү суды матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса