Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Ялган банк хезмәткәрләре бөгелмәлеләрне алдауларын дәвам итә

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенең кизү частена җирле 55 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән, ул билгесез кешеләрнең акча урлавын хәбәр иткән. Китерелгән матди зыян 49 000 сум тәшкил иткән.

Зыян күрүче полицейскийларга 8 гыйнвар көнне билгесез кешенең кесә телефонына шылтыратып, үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре итеп таныштыруын сөйләп бирә. Шылтыратучы ир-ат аның банк картасы счетыннан мошенниклар акча алырга тырышалар дип аңлата. Саклану өчен ир-атка барлык акчаларны да күрсәтелгән счетка күчерергә киңәш итәләр. Алынган мәгълүматны тикшереп тә тормыйча, зыян күрүче ризалаша һәм җинаятьчеләр исәбенә 49 мең сум күчерә.

Шул ук көнне 63 яшьлек пенсионерны да шундый ук ысул белән алдаганнар.

Полиция хезмәткәрләренә хатын-кыз банкның “кайнар линия”сеннән кесә телефонына үзен банк хезмәткәре дип таныштырган билгесез заттан шылтырату булганын аңлата. Ул аның картасыннан акча күчерү барганлыгын һәм саклану өчен карта номерын һәм икенче яктагы өч урынлы кодны хәбәр итәргә кирәклеген әйтә.

Шуннан соң аңа банк картасыннан акчаларының алынуы турында банк хезмәткәре гамәлләренең дөреслегенә шик тудыра торган смс-хәбәрләр килә башлый.

Алга таба ханым аны алдауларын аңлый һәм полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

ТР Эчке эшләр министрлыгы банк карталары хуҗаларына, янәсе, банк хезмәткәрләреннән шылтырату килгәндә, уяулык күрсәтергә кирәклеге турында искәртә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса