Ялган акча
Быел 27 ноябрь көнне Бөгелмә банк бүлекләренең берсендә 5 мең сумлык ялган акча купюрасына тап булалар. Әлеге факт буенча хәзер тикшерү эшләре бара.
Полиция хезмәткәрләре гражданнарга, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә, банклар вәкилләренә аеруча уяу һәм игътибарлы булырга, акча купюраларын махсус җиһазларда тикшереп карарга киңәш итәләр.
Ялган акча кулыгызга керсә, яисә ялган акча ясаучылар турында нинди дә булса фактлар белсәсез икән, бу хакта кичекмәстән полиция бүлегенә хәбәр итүегез сорала. Телефоннар: 02 (кәрәзле телефоннан – 102), 8 (85594) 6-96-02, 6-95-02.
Ялган акчаны кая да булса “озатырга” тырышмагыз, моның өчен Россия Федерациясе Җинаятьләр турындагы кодексның 186нчы маддәсе нигезендә 1 миллион сумга кадәр штраф түләтү һәм 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү тәртибендәге җинаять җаваплылыгы каралган.
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia