Уяулык ярдәм итте
Наркоконтроль хезмәткәрләре, "ышаныч телефоны"на бик вакытлы килгән шылтыратудан соң, Бөгелмәдә шактый киң эшчәнлек алып барган наркопритонны юк итте. Тоткарлау вакытында квартир хуҗалары да, аларның дүрт кунагы да наркотиклардан исерек хәлдә булалар. Наркопритон 35 яшьлек ханымның квартирында "оеша". Аның яшүсмер кызы да бар. Элек хөкем ителгән, хәзер беркайда да эшләмәүче законсыз...
Наркоконтроль хезмәткәрләре, "ышаныч телефоны"на бик вакытлы килгән шылтыратудан соң, Бөгелмәдә шактый киң эшчәнлек алып барган наркопритонны юк итте. Тоткарлау вакытында квартир хуҗалары да, аларның дүрт кунагы да наркотиклардан исерек хәлдә булалар. Наркопритон 35 яшьлек ханымның квартирында "оеша". Аның яшүсмер кызы да бар. Элек хөкем ителгән, хәзер беркайда да эшләмәүче законсыз ире белән шушы квартирына күп тапкырлар наркотиклар кертә ул. Үзләре дә куллана, килгәннәрне дә тәэмин итеп торалар. Наркотикларны хуҗалар үзләре дә әзерли. Наркополицейскийларның игъти- барын алар беренче тапкыр гына җәлеп итми инде. Элек рәсми кисәтү дә алган булганнар. Шулай да иректән мәхрүм ителү куркынычы да аларны яман кәсептән туктата алмый: торакларын җинаятьчелек һәм чир чыганагы ясаудан чирканмыйлар. Суд карары нигезендә, хуҗалар да, кунаклар да административ җавапка тартылды. Моннан тыш, алар мәҗбүри диагностика үтәчәк һәм шуның нәтиҗәсендә мәҗбүри дәвалану турында карар чыгарылачак. Моннан тыш, наркопритон оештыручыларга карата җинаять эше дә кузгатылды. Алдан килешеп, төркемләп йөрүчеләр өчен наркопритон тоту бәясе - аларга 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Әгәр дә сездә наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр турында ниндидер мәгълүмат бар икән, "ышаныч телефоны"на шылтыратуыгызны үтенәбез. Бөгелмәдә: 8(85594) 4-22-50. Идарәнең интернет-сайтына да мөрәҗәгать итә аласыз:http://ufskn.tatar.ru. Телефон аша аноним тапшырылган бер хәбәр җинаятьчеләрне җәзага тартырга, кемнәрнеңдер гомерен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа