Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Урлашкан...

Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр суды тарафыннан элек тә берничә тапкыр хөкем ителгән бөгелмәлегә, законсыз рәвештә чит фатирга кереп, әйбер урлауда гаепләү буенча җинаять эше каралды.

Эшне карау барышында суд тарафыннан ачыкланганча, 2020 елның гыйнвар башында хөкем ителүче, ишеге бикле булмаудан файдаланып,  зыян күрүченең фатирына законсыз рәвештә үтеп керә һәм аннан 11 169 сумлык «Samsung Galaxy A10» маркалы кесә телефонын урлап чыга. Суд утырышында гаепләнүче гаебен таныды, кылган гамәле өчен үкенүен белдерде. Ул фатирга керергә үзенә рөхсәт итмгәннәрен дә,  телефонны урлагач, аны үз исеменнән ломбардка тапшырганын да сөйләп бирде.

Хөкемдарлар аның үз гаебен тануын, тәүбә итүен, кечкенә баласы булуын, тикшерү барышында ярдәм күрсәтүен, матди  зыянны  ирекле төстә акчалата кайтарып бирүен, зыян күрүче ханымның аңа карата мәрхәмәт күрсәтүне үтенүен истә тотып, боларны җәза чарасын йомшарту өчен нигез дип таптылар. Шул ук вакытта суд хөкем ителүченең гамәлләрендә җинаятьнең рецидив буларак каралуын, бу исә аның җәзасын авырайта торган хәл икәнлеген дә искәртте..

Суд аны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158нче маддәсе, 3нче өлеше, “а” пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды һәм, гаепләнүченең шәхесен, җиңеләйтә торган һәм авырайта торган шартлар булуын, шулай ук аңлы рәвештә авыр җинаять кылу шартларын исәпкә алып, 1 елга иректән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса